«Быелгы сайлауның иң төп үзенчәлеге шунда: хәл катлаулы. Шулай да без Чаллы халкының илебездә барган сәяси процесслар тирәсендә ничек берләшүен күрәбез», – диде Наил Мәһдиев.
Мэр сүзләренчә, икътисадтагы һәм тышкы сәяси хәлдәге кыенлыкларга карамастан, халыкның активлыгы саклана.
«Анализ күрсәткәнчә, кешеләр узган еллардагы кебек үк актив, тавыш бирүдә катнашалар. Бу безнең күпмилләтле халкыбызның бердәмлеге турында, илебезгә булган хөрмәт турында сөйли», – дип өстәде Мәһдиев.
Түбән Камада мэр җәмгыятьнең югары дәрәҗәдә берләшүенә игътибар итте.
«Бигрәк тә балалы гаиләләр арасында килүчеләр саны бик югары. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар да актив рәвештә сайлауга киләләр, интервью бирәләр, шәһәр халкы белән аралашалар. Яшьләр арасында да килүчеләр саны югары», – дип белдерде Беляев.
«Быел чыннан да килүчеләр саны күп, үзара ярдәмләшү бар һәм шәһәр халкы глобаль үзгәрешләрне күрә», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Ул моны шәһәр халкының Түбән Камада инженерлык һәм юл инфраструктурасын үстерү, мәктәпләрне, балалар бакчаларын һәм хастаханәләрне капиталь ремонтлау мәсьәләләренең хәл ителүен күрүләре белән бәйләде.
«Соңгы биш елда шәһәребездә зур инфраструктура үзгәрешләре булды. Моның өчен без республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка, илебез Президенты Владимир Владимирович Путинга милли проектларда катнашканнары һәм ярдәмнәре өчен бик рәхмәтлебез», – диде Беляев. Ул соңгы биш елда шәһәрнең социаль инфраструктурасына 50 миллиард сумнан артык акча салынганын өстәде.
Бөгелмәдә дә сайлауларның үзенчәлекләре арасында халыкның бердәмлеген һәм яшь буынның активлыгын аерып әйттеләр. Шәһәр мэры Дамир Фәттахов хәбәр иткәнчә, тавыш бирүнең беренче көнендә иртә белән бер төркем яшьләрнең сайлау участокларыннан чыгуын күзәтеп барган. Аның сүзләре буенча, яшьләр сайлауда катнашуны формаль бурыч түгел, ә ихлас этәргеч итеп кабул иткән.
«Миңа яшь буынның нәкъ менә шундый рухын күрү ихлас шатлык тудырды. Моны аеруча ассызыклыйсым килә», – диде Фәттахов.
Бөгелмә мэры шулай ук халык арасында бердәмлекнең уртак атмосферасын билгеләп үтте. Аның сүзләре буенча, тышкы сәяси вазгыять һәм Россиягә басым авыр булуга карамастан, кешеләр тыныч һәм иҗтимагый тормышта катнашырга әзер булуларын күрсәтәләр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез