Чаллыда банкта салют оештырган ир-атны тоткарлаганнар

Чаллыда полиция хезмәткәрләре банк бүлегендә пиротехника яндырган ир-атны тоткарлаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

26 июньдә шәһәр банкларының берсендә билгесез ир-ат пиротехника яндырып качып киткән.

Хокук саклау органнары шикләнелүчене тоткарлый алган. Ул Тукай районында яшәүче 47 яшьлек кеше булып чыккан.

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган.

Хәзерге вакытта хокук саклау органнары хулиганлык турында җинаять эше кузгаткан. Полиция хезмәткәрләре вакыйганың барлык шартларын ачыклау өчен оператив һәм тикшерү чаралары үткәрә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре