Чаллыда “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм (милли) проекты ярдәмендә 29 коммуналь өлкә объектын яңарту планлаштырыла. Бу хакта Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткән.
Белгечләр мәгълүматларына караганда, автомобиль төзүчеләр шәһәрендә барлыгы 46 чакрымнан артыграк озынлыктагы объектлар яңартылачак. Моның өчен 1,8 миллиард сумнан күбрәк акча тоту каралган. Хуҗалык-көнкүреш канализациясе торбаларын сузу һәм су белән тәэмин итү челтәренең 16 участогын капиталь төзекләндерү күздә тотылган. Нәтиҗәдә Чаллыда яшәүче 516 меңнән артыграк кешегә хезмәт күрсәтү сыйфатының яхшыруы көтелә.
Белгечләр 19 объектта эшкә керешкән дә инде. Республика инженерлык челтәрләре баш идарәсеннән билгеләп үтелгәнчә, план 12 процентка үтәлгән.
Исегезгә төшерәбез: илкүләм проект программасына Әлмәт районында да өч объект кертелгән. Тагын берәр объект – Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск һәм Чистай районнарында.
Моннан тыш 2025 елда коммуналь инфраструктураны яңарту буенча республика программасы гамәлгә ашырыла башлады. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. Финанслау күләме – 8,5 миллиард сум. Бу программага 100 объект кертелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез