Чаллыдан мобилизацияләнүчеләргә мэр 20шәр мең сум тапшырган, ә гаиләләренә октябрьдән ярдәм күрсәтеләчәк

Чаллыдан мобилизацияләнүчеләргә беренчел ихтыяҗ өчен кирәкле әйберләр тутырылган рюкзаклар һәм конвертлар тапшырылган. Бу хакта автошәһәрнең мэрясе телеграм-каналында хәбәр ителә.

Бүген Чаллының «Энергетик»мәдәният сараеннан 10.00 һәм 12.00 сәгатьләрдә мобилизацияләнгән гражданнарны озаталар. Озатуга шулай ук шәһәр мэры Наил Мәһдиев та килгән.

Хәрби хезмәткә китүчеләргә шәһәр мэрыннан 20 мең сум акча салынган конвертлар тапшырганнар, ә кирәк-яракларны битараф булмаган Чаллы халкы җыйган. Шәһәрдә мобилизацияләнүчеләр өчен гуманитар ярдәм кабул итүнең сигез мобиль пункты эшли.

Ярдәм чаралары Чаллыдан чакырылган кешеләрнең якыннарына да кагылачак. Аларның балаларына һәм гаиләләренә матди ярдәм күрсәтеләчәк: мәктәптә укучы балалары бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителә һәм балалар бакчасына сабыйлары  бушлай йөриячәк. Ярдәм чаралары 1 октябрьдән гамәлгә керә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре