Чаллының шәфкать туташы Мәскәүдә Татарстан данын яклаячак

Чаллы шәһәренең 5 нче номерлы хастаханәсе шәфкать туташы Илзирә Ибраһимова сәламәтлек саклау хезмәткәрләре арасында үткәрелә торган Бөтенрәсәй хәрби- патриотик җыр бәйгесендә Татарстан данын яклап чыгыш ясаган. Әлеге хастаханәнең күз авырулары бүлегендә баш шәфкать туташы булып эшләүче Илзирә бу бәйгедә әнисе Рәзинә ханым шигыренә Айзилә Вахитова иҗат иткән "Җиңү таңы" җырын башкарып, финалга үткән. Төп бәйге 27 апрельдә Мәскәүдә узачак. Илзирәгә зур җиңүләр телибез.
Бу хакта "Шәһри Чаллы" сайты хәбәр итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре