Чәүкәләр пәлтәдән оя корырга әзерләнә (ВИДЕО)

Түбән Камада яшәүче Нурисә Габдуллина чәүкәләргә бәйле бер кызык видео юллаган. Анда кошлар киптерергә куйган әйберне йолкып, оялары өчен чимал җыялар.

– Чәүкә бераз гына "шопоголик"ка охшаган: ялтыраган әйберне күрсә, үзенеке итәргә ашыга. Шулай берсендә ялтыравыклы яулык кигән идем, ике чәүкә һөҗүм итте. Куганга исләре дә китмәде, башка кунып, яулыкны таркалый башладылар.

Ә бүген иртән менә мондый күренешкә тап булдым: берәү чүплек контейнеры янына иске кием-салым чыгарып куйган. Игътибарымны чәүкә тавышы җәлеп итте. Якынрак килсәм, кошлар пәлтәнең материалын тишеп, эчендәге синтепонны йолкыйлар. Оя корырга менә дигән чимал бит, форсаттан файдаланып калырга телиләрдер, - дип яза Нурисә Габдуллина.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

кызык чәүкә

Көн хәбәре