Чечня тауларында 14 кешедән торган төркем югалган

14 кешедән торган төркем Чечняның Сунжен районы тауларында юкка чыккан, дип хәбәр итә республиканың ашыгыч хезмәтләре вәкиле.

Аның сүзләренә караганда, бу Бамут районында булган. Җирле халык кичә иртүк кыргый суган җыярга китә, ә аннары элемтәгә чыкмый.
Чечня буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, югалган кешеләрне уннарча кеше: коткаручылар, янгын сүндерүчеләр, эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм волонтерлар эзли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре