Моннан тыш, КНИТУның Нефть, химия һәм нанотехнологияләр институты директоры Наталья Башкирцевага һәм Казан дәүләт аграр университеты кафедрасы профессоры Эльмас Нуруллинга «Россия югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре» мактаулы исеме бирелде. «Ата-ана даны» ордены медальләре Айдар һәм Эльвира Вазеевларга, Марина Варламова һәм Виктор Федоровка тапшырылды.
II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале сәнәгать, төзелеш, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәсендәге аерым казанышлар, шулай ук Ватанны һәм хәрби әзерлек дәрәҗәсен саклауга керткән өлеш өчен тапшырыла.
- Дмитрий Ивановка 53 яшь. 2010-2012 елларда ул Чистай районы башкарма комитетын җитәкләде. 2012 елда ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы итеп, ә аннары җитәкче итеп билгеләнде. 2014 елда Чистай башкарма комитетына җитәкчесе булып кайтты, ә 2015 елда районны җитәкләде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез