Чистайда күңел ачу кичәсендә килеп чыккан конфликтлардан соң ике җинаять эше кузгатылган. Беренче инцидент ир-атлар арасында килеп чыккан: анда аларның берсе үз иптәшен кыйнаган.
Икенче очрак Вахитов урамындагы йорт янында пычак белән сугышуга әверелгән ике ир-ат арасындагы низаг белән бәйле булган.
Ике шикләнелүче дә полиция тарафыннан тоткарланган, ә аларга карата "Сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү" маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәте
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез