Цивилев Миңнехановны шәп тәкъдим өчен мактады

Россия энергетика министры Сергей Цивилев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны “ЭНЕРГОПРОМ” халыкара форумы кысасында “Тәэмин итүчеләр көне” үткәрү тәкъдиме өчен мактады.

“Әлеге форумда “Тәэмин итүчеләр көне” узачагын белгәч, куандым. Башта бик үк аңлап та бетермәдем, без заказ бирүчеләр бит, нәрсә җитештерергә кирәк икәнен үзебез әйтәбез. Миңа исә: “Юк, тәэмин итүчеләргә хөрмәт белән карарга кирәк. Әйе, без заказ бирәбез, башкалар җитештерә бит. Тәэмин итүчеләр биредә заказ бирүчеләр белән очраша һәм эшне җайлауга бәйле сөйләшүләр алып бара”, – диделәр. Бик яхшы башлангыч, Рөстәм Нургалиевич, миңа бик тә ошады, шәп”, – диде Сергей Цивилев.

Бүген “Казан Экспо”да РусГидро, иртәгә исә “Сетевая компания” очрашулар үткәрәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре