Әрәм-шәрәм иткәнче дип, чүпне аерым җыеп карарга булдым. Балконда булса соң! Йөз ел җирдә череми яткан пластик санын аз булса да киметермен бәлки. Чүпне аерып җыярга нәрсә комачаулый? Ялкаулык кынамы? Әллә тәҗрибә җитмәү галәмәтеме? Бу юлга басучылар да ник ярты юлда туктап кала?
Эш башы
Эшне үземнән башладым. Өйдәгеләр, минем чүп белән мәш килеп йөрүемә сәерсенеп карасалар да, дәшмәделәр. Янәсе, сабырлыгы күпмегә җитәр? Чүп кенә дисәң дә, аны дөрес аера белергә кирәк. Азык-төлек калдыкларына тукталмый гына, яңадан кулланып, эшкәртүгә тапшырып була торган икенче чималга күчик. Анда хәлләр икән!
Уңга карасаң да, сулга карасаң да пластик савытлар булган заманда яшибез. Табигатькә иң зур зыян салучылар да шул. Пластик шешә, әзер ризык саклана торган тартма, пакетлар, көнкүреш химиясеннән бушаган флаконнар, косметикадан бушаган савытлар, пластик капкачларның барысы да чүп җыю пунктларында кабул ителә. Шуңа игътибар итәргә онытмагыз: һәр пластикның үз номеры бар. 1, 2, 4, 5, 6 саннарын күрәсез икән, бу пластик кире эшкәртелүгә бара. Әгәр дә инде 3 һәм 7 саннары язылса, аларны аерып җыеп торуның кирәге юк. Чүп кабул итү пунктларында алмаячаклар аларын. Ризыктан бушаган пластик савытны юып, киптерергә онытмагыз. Пычрак савытларны шулай ук кабул итмәскә мөмкиннәр. Тышына ябыштырылган этикетларны да куптарып алыгыз.
Пыяла, калай һәм алюминий савытлар да киредән эшкәртелә.
Макулатураны мәктәп балаларына җыйдыралар. Кирәге чыгар, дип балконыгызга чыгарып куйган кәгазьләрне үзегез дә алып барып тапшыра аласыз. Кәгазьдән эшләнсә дә, тетрапак (сок, сөт, йогырт, кефир, каймак салына торган савытлар) аерым кабул ителә. Куркыныч калдыклар барлыгын да онытмыйк: болар – батарея, лампочка, техника, градусник, аккумуляторлар, вакыты чыккан дарулар, көнкүреш химиясе һәм буяулар.
Бер төшенгәнче катлаулы кебек. Никадәр мәгълүмат бит! Кәгазь һәм батареяларны электән җыйганга, анысы белән авырлык булмады. Пластик савытларның номерларына карап барлап бара башладым. Чүп әллә ни күп җыелмаса да, Васильченко урамындагы «Җыю ноктасы»на юл тоттым. Дөрес, аны чүп савытлары янында урнашкан сары контейнерларга да салып була. Ләкин күпме хезмәт кергән чиста савытларымны бер чүп машинасына төяп китмәсеннәр тагын, дип, тыелып калам.
Ярдәм итәбез
«Җыю ноктасы»нда һәр килгән кешене Наил Шәмсетдинов каршы алып, барысын да аңлата.
– Һәр чималның үз урыны бар. Бөтенесен бергә җыеп килсәләр дә, монда килгәч, төрләргә бүлүләрен сорыйбыз. Пластик каты һәм йомшак төрләргә бүленә. Мәсәлән, шешәләрне генә алыйк, алар төсләре буенча да төрле. Шуңа аларның һәрберсенең – үз урыны. Шешә капкачларын да аерым салабыз. Төсле пакетлар буялган була, аларны үтә күренмәлеләр белән бергә эшкәртмиләр. Калай һәм алюмин шешәләрнең дә һәрберсенең – үз тартмасы, – ди Наил Шәмсетдинов.
Аның сүзләренчә, чималны күпчелек ял көннәрендә алып киләләр икән. Сентябрь аенда 1200 ләп кеше 13,6 тонна чимал китергән. Наил абый чүп дип сөйләшкәнне яратмый. Дөрес итеп чимал диегез, дип төзәтә.
– Чималны аерым җыюга кеше үзе әзер булырга тиеш. Ул бит – аерым бер хезмәт. Савытларны юып, киптереп тапшырырга кирәк. Өйдә чүп җыелып торуны күпләр кабул итә дә алмый. Чималны эшкәртеп булу турында балаларга кечкенәдән аңлатырга, дәресләрдә сөйләргә кирәк. Бәлки шул очракта кешеләрдә чималны аерып җыю культурасы тәрбияләнер, – ди ул.
Шуны да белеп тору артык булмас: чүпне аерып җыюың фәкать табигать чисталыгы өчен. Акчага өметләнеп йөрисе түгел.
Икенче гомер
Монда җыелган чимал пресслана һәм эшкәртүгә җибәрелә. Казанда эшкәртелгән пластиктан урам һәм интерьер җиһазлары ясый торган «Qullar» остаханәсе эшләп килә. Компания аена бер мең тоннага кадәр пластик эшкәртә, өстәл, урындыклар, чүп савытлары, китап киштәләре ясый. Казан урамнары, парклары өчен эшкәртелгән пластиктан җиһазларның махсус төрен дә эшлиләр икән.
Остаханә булдыручыларның берсе Константин Максимов сөйләвенчә, эшкәртелгән пластиктан эшләнгән әйберләрне җәмәгать урыннарына урнаштырып, калдыкларны сортларга аеруның нәтиҗәсен күрсәтә алар.
– Без кешеләрне табигать турында уйланырга этәрәбез, калдыкларны сортларга аерып, аңлы рәвештә куллануга җәлеп итәбез. Казан урамнарында барлыкка килгән алты эскәмия һәм алты чүп савытын гына алыйк. Аларны эшләү өчен 320 килограмм җитештерү калдыклары, шулай ук халык эшкәртүгә тапшырган икенчел пластик кулланылды. Чүп чиләгенә ташланган һәр пластик савытны яңадан файдалы итеп кулланып була, шуны кешеләргә җиткерәсе килә, – диде Константин Максимов.
Талпынып карадык
Питрәчтә яшәүче Эльвира Абушева 2019 елда ук калдыкларны аерып җыюга керешә. Ул моны балаларына экологик тәрбия булсын дип эшли. Ләкин ярты юлда туктап калырга мәҗбүр була.
– Мин чималны җыя башлаганда Казанда да аларны кабул итү урыннары бик аз иде. Әле ярый алып килгән чималның барысын да кабул итсәләр, кире борып җибәргән очраклар да булмады түгел. Йә чиста юылмаган, йә этикеткасы алынмаган, йә номеры туры килми дип бәйләнәләр иде, – ди Эльвира. – Калдыкларны аерып җыя башлагач, балконым чүп белән тулды. Ул вакытта подъезд яннарында һәр чималга аерым контейнерлар торса, бәлки бу эшне дәвам да итәр идем. Ләкин Казанга кадәр барып тапшырасы булганга, ул миңа өстәмә авырлыклар тудырды. Хәзер бары тик кәгазь, лампочка һәм батареялар гына җыям. Чүп чиләгенә ташлаган һәр пластик савыт өчен җаным әрни, әлбәттә. Шуңа җыюны кире башларгамы әллә, дип тә уйлап куям.
Эльвира Абушева әйтүенчә, калдыкларны аерып җыю гадәтен халык арасында популярлаштыру өчен кызыксындыру чаралары булырга тиеш.
– Мисал өчен, коммуналь түләүләргә 5 процент кына булса да ташлама ясала, дип игълан итсәләр, бу эшкә беренче чиратта безнең лаеклы ялда булган өлкәннәр керешәчәкләр. Алар үзләре генә җыеп калмыйча, күршеләрен дә күз уңында тотачаклар. Шул вакытта нинди дә булса нәтиҗә булыр иде дип уйлыйм. Хәзергә кешеләр табигатькә килгән зыянның ни дәрәҗәдә җитди булуын аңлап җиткерми әле, – ди Эльвира Абушева.
Авыл борчуы
Хәзер авылларда да чүпне бакча башында булган чүплеккә ташлау яки бөтен авылны кара төтенгә батырып пластик савытларны ягу гадәте бетеп бара. Авыл кешесенең дә җыелган калдыкларын алып китәләр. Әтнә районының Югары Бәрәскә, Бәрәзә һәм Олы Өшкәтә авыллары җирлек башлыгы Аида Фатыйхова сөйләвенчә, авыл халкы да калдыкларны җыюга җитди карый.
– Чүпне аерып җыярга бездә мөмкинлекләр юк, чөнки авылда аерым контейнерлар тормый. Чүп җыярга машина киләсе көнне һәр кеше капка төбенә капчыкларын чыгарып куя. Шулай да моның да уңай яклары күренә, хәзер су буйларында, бакча башларында чүплекләр юк диярлек, – ди җирлек башлыгы. – Бар әйбер пластик савытта сатыла, шуңа калдыклар күп. Элек мунча мичләрендә ягып булган әйберне шунда хәл итә идек. Мичләр дә газга тоташтырылды, чүпне куяр урын калмады.
Аида Фатыйхова үз җирлегендә чүп җыюга бәйле авырлыкларга да тукталды. Алардан җыелган чүпне ике атнага бер тапкыр гына алып китәләр икән. Түләү бәяләре бер үк булганда, халыкның ризасызлыгы да аңлашыла. Бигрәк тә җәй айларында сизелә ул ике атна: эссе көннәрдә пакетлардагы чүп сасый. Кешеләр акчасын түли икән, күрсәтелгән хезмәт тә тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш, билгеле.
Шәһәрләрдәге аерым контейнерлардагы калдыкларны бер машинага төяп китәләр дигән уйдырмаларга да ачыклык керттек. «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» матбугат хезмәте җитәкчесе Анастасия Хан әйтүенчә, элек яшел һәм сары контейнерлардан калдыкларны алып китә торган машиналар бер төсле булган. Шуңа да шәһәр халкы арасында сораулар туган. Хәзер исә икенчел чимал җыя торган автомобильләргә «Җыю ноктасы» язуы төшерелгән. Алар сары контейнерларда булган калдыкларны атнага 2–3 тапкыр җыя.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез