"Мерседес" микроавтобусы "Камаз"белән бәрелешкәннән соң микроавтобусның ике пассажиры үлгән, тагын дүртәү, шул исәптән җиде яшьлек бала зыян күргән. Фаҗига Волгоград янындагы трассада бүген 2:50дә булган. Бу хакта Россия Эчке Эшләр министрлыгының Волгоград өлкәсе буенча матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Юл һәлакәте нәтиҗәсендә микроавтобустагы ике ир-ат алынган җәрәхәтләрдән үлгән. Хастаханәгә дүрт автобус пассажиры китерелде, алар арасында җиде яшьлек бала да бар", - диелә хәбәрдә.
Микроавтобустагыларның Дагыстаннан Казанга килүләре булган. Полиция мәгълүматлары буенча, зыян күргән бала салонда әти-әнисеннән башка булган. Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәтләренең барлык нечкәлекләре ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез