«Районы башлыгы булып эшли башлаганнан бирле менә икенче сайлау инде бу. Бөгелмәлеләрнең шулкадәр актив булуларына сокланам. Очраклы түгел бу. Безнең халык шәһәр һәм район тормышында катнашырга, хакимият белән аралашырга тарсынып тормый. Көндәлек килеп ирешкән сораулар, мөрәҗәгатьләр буенча да, кайтавазлар, тәкъдимнәр буенча да сизелә бу. Сайлау көннәре дә халыкның актив гражданлык позициясенә дәлил булып тора», – дип белдерде Дамир Фәттахов.
Сайлау көннәрендә шәһәрдә бәйрәм мохите тудыру өчен күмәк тотынганнар Бөгелмәдә. Эшмәкәрләр ярдәме белән кафе-рестораннарда, кибетләрдә, спортка бәйле проектларда район халкы өчен махсус шартлар тудырылган. Сайлау участокларында флаерлар таратыла, алар буенча эшмәкәрләр ташламалар бирә. Үзәк мәйданда 19 сентябрь көнне авыл хуҗалыгы һәм һөнәрчелек ярминкәсе узган. Сайлау беләзеге белән килүчеләргә 30 процентка кадәр ташлама ясаганнар. 26 сайлау участогында сәламәтлек нокталары оештырылган, анда гриппка каршы вакцина ясатырга мөмкин.
«Яшьләр белән эшләү буенча зур тәҗрибәм бар. Шуңадырмы, яшь буынның активлыгы куандыра, – ди район башлыгы. – 104 яшьлек Варвара Павлова кебек өлкәннәребез алар өчен үрнәк булып тора. Сайлау көнендә гаилә корган яшь парлар – Александр һәм Екатерина Левагиннар да сайлаудан читтә калмады, ЗАГСтан туры участокка килде. Менә шундый матур үрнәкләрдән сайлау көннәренең җылы, дустанә мохите булдырыла да инде».
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез