Данис Зарипов "Ак Барс"та тагын бер елга кала

Данис Зарипов «Ак Барс»та кала. Бүген ул клуб белән бер елга контракт төзеде. Бу хакта  «Татарстан-24» яза.

"Яңа баш тренер минем аңа бозда, ким дигәндә, бер ел кирәк булуымны әйткәч, барлык җиңелүләр, уңышсыз сезоннан соң кәеф яхшырды", - дип уртаклашкан Зарипов.

Спортчы чемпионатка  әзерлек шушы көннәрдә башланачак дип сөйләде. «Ак Барс» алдында, гадәттәгечә, бердәнбер бурыч – Гагарин кубогын оту.

«Кәеф, мин ышанам, барыбызның да җиңүгә өмете бар. Бүген командага кем килде, нинди генә исемнәре булмаса да, аларның исемнәре яңгырамаса да, тыйнак яңгырамас иде – һәркемнең күңелендә зур теләк һәм җиңүгә омтылыш бар», - дип белдерде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре