Кирәк булачак:
-200 мл сөт
-150 грамм шикәр
-10 гр чүпрә
-500/600 гр он
-2 йомырка
-50 гр үсемлек мае
Эчлек өчен:
-300 гр көрән шикәр
-150 гр атланмай
-2-3 аш кашыгы дарчин
Пешерәбез:
Бер кашык шикәр, 100 мл сөт, чүпрә һәм 5 кашык онны плитәдә җылытабыз һәм 15-20 минутка калдырабыз.
Калган онны мискәгә салабыз, шикәр, йомырка, үсемлек мае салабыз һәм барысын да бутыйбыз.
Шушы массага чүпрәне өстибез һәм камыр изәбез. Күтәрелсен өчен, җылы урында калдырабыз.
Камырны җәябез.
Җылы атланмайны шикәр комы белән болгатабыз.
Әлеге массаны камырга җәябез, өстенә дәрчин сибәбез.
Камырны рулет итеп бөтәрлибез, 2әр см кисәбез һәм йөрәк формалаштырып майланган табага тезәбез.
Игътибарлы булыгыз - "йөрәкләр" арасында ара калсын, алар кабарачаклар.
Күмәчләргә йомырка белән сылыйбыз һәм 185 градуска кадәр җылытылган пичкә тыгабыз. 30 минутта алар инде әзер булачак.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Фото: Asyacookingclub
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез