Газетага язылу

Дәрес укытыргамы, әллә остаз гына булып калыргамы?

Сыйныф җитәкчеләрен предмет йөкләнешеннән, гади итеп әйткәндә, дәресләр алып барудан азат итеп, остаз гына итеп калдырырга телиләр. Мондый тәкъдим белән Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов чыккан.

Дәрес укытыргамы, әллә остаз гына булып калыргамы?
Татар информ

Аның  фикеренчә, мондый адым мәктәптә тәрбия процессын көчәйтергә, сыйныф җитәкчеләренә йөкләнешне киметергә һәм кризис ситуацияләрен булдырмый калырга ярдәм итәчәк.
Депутат, сыйныф җитәкчеләре дәресләргә әзерләнүгә игътибарларын юнәлтмәсә, бөтен вакытларын укучылар белән эшләүгә, тематик чараларга, ата-аналар белән аралашуга һәм укучыларның психологик халәтен мониторинглауга багышлаячак, дип саный. Мәгариф министрлыгында депутатның тәкъдимен анализларга әзер булулары турында хәбәр иткәннәр, тик ул ведомствога рәсми рәвештә тәкъдим ителгән булырга тиеш.  

Кызганыч, мондый тәкъдимне ясаучы  депутат мәктәпләрдәге кадрлар кытлыгын әллә белми, әллә белеп тә оныткан. Чөнки реаль саннар утырып еларлык булган заманда, мондый тәкъдим мәзәк  булып тоела кебек. Әйтик, Татарстанда гына да 2025/26 уку елы башына 2,3 меңләп укытучы җитмәгәне билгеле. Бүгенгә бигрәк тә математика, рус теле, физика, химия, тарих, чит телләр кебек юнәлешләр буенча педагоглар, шулай ук башлангыч сыйныф һәм информатика укытучыларына кытлык күзәтелә. Әгәр штатта булган 10 укытучыны гына  бары тик сыйныф җитәкчесе итеп калдырсалар, мәктәптә уку  процессы туктала. Ә сыйныф җитәкчеләре 5 нчедән 11 нче сыйныфка кадәр һәм 5нчы сыйныф кына да 3-4 булуын исәпкә алганда, мәктәпләрдә хаос башланачак дигән сүз.  
Икенче сорау, остаз булып калучы укытучыларның керемнәре ничек исәпләнә торган булачак? Педагогик стаж барачакмы? Хезмәт өчен түләүнең яңа системасы нигезендә, акча алу барыбер укытуга бәйле. Лаеклы хезмәт хакы алу өчен бүгенге көндә укытучылар көн дә 7-8 сәгать дәрес укытырга мәҗбүр. Шуннан мәктәп сыйныф җитәкчеләренә таяна. Һәм бу белем бирү стандартларыннан башлап сыйныфтан тыш эшчәнлеккә кадәр күренә. Сыйныф җиткчеләренең эшен җиңеләйтергә уйлаган очракта, бәлки барлык документацияне, методологияне һәм оештыру системасын тамырдан үзгәртергә кирәктер.

Бу уңайдан мәктәп директоры һәм укытучылар фикерләре белән дә кызыксындык.

Казан шәһәренең  Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге  2нче татар гимназиясе директоры Рамил Гайнуллин, бу тәкъдим бер яктан кызыклы да, мәгариф системасында туган мәсьәләләрне хәл итәргә юнәлдерелгән дә кебек, ләкин ул әлегә  мәктәп эшчәнлегенең барлык нечкәлекләрен исәпкә алып уйланылып бетмәгән дисәм дә дөрес булыр, диде.  “Кадрларга кытлык булган заманда, фән укытучыларыбызны бары тик  сыйныф җитәкчесе яки остаз гына итеп калдырсак, мәктәпләрне нинди белгечләр белән тулыландырырбыз?

Икенче сорау,  югары белем бирү системасы   балалар белән бары тик сыйныф җитәкчесе булып кына эшли торган белгечләр әзерлиме? Ягъни бу очракта ул кем? Куратормы яки  психологмы? Ул бала тормышында туган мәсьәләләрне  хәл итүче, укучыны җәмгыять белән бергә яшәргә, эшләргә өйрәтүче кеше ролендә буламы? Сыйныф җитәкчеләре генә булып калган остазлар нәрсә белән шөгыльләнә торган булачак? Чөнки укучылар көне буе дәресләрдә була, ә остаз нәрсә эшли? Билгеле монда сораулар күп,  эш процессының ничек барасы да билгесез. Тиз арада  интенсив курслар үткәреп,  андый остазлар ягъни тәрбиячеләр әзерләп чыгарган очракта да хезмәт хакы ничек түләнер? Бүгенгә  мәгариф өлкәсендә хезмәт хаклары югары түгел икәнен барыбыз да беләбез. Без әле  төп укытучыларыбызның финанс мәсьәләсен кайгыртып бетерә алмыйбыз. Шуннан бала белән укытучы арасында  иң тыгыз, дөрес мөнәсәбәт дәресләр вакытында формалаша. Чөнки алар 45 минут эчендә  мәсьәләләр чишәләр, әсәрләрне укып анализлыйлар, проектлар яклыйлар һәм нәкъ шушы вакытта укытучы  балалар каршында шәхес, остаз  булып формалаша, авторитеты барлыкка килә һәм үскәннән-үсә бара. Һәм балалар белән фән укытучысы арасында күпкә тыгызрак  мөнәсәбәтләр урнаша. Әгәр дә  без  сыйныф җитәкчесен  фән укытмаган кеше белән алыштырсак,  мондый мөнәсәбәт була алырмы икән? Чөнки балаларны борчыган сораулар күп вакытта  дәрес барышында да хәл ителә.

Шуннан ата-аналарның  укытучыны сайлап мәктәпкә килгәнен дә онытырга ярамый. Монда нәкъ фән укытучысы турында сүз бара. Без укытучыны бәяләгәндә дә, дәүләт бүләкләре биргәндә дә беренче чиратта аның үз  фәне буенча балалар белән зур уңышларга ирешүенә игътибар итәбез. Сыйныф җитәкчеләре итеп тә күп очракта  тәҗрибәсе булган, үз фәне буенча  яхшы күрсәткечләргә ирешкән мөгалимнәрне куярга омтылабыз.  Мәктәп директоры да, тәрбия һәм укыту буенча урынбасарлар да  дәрес алып барырга тиеш. Бу балаларга якын булырга, педагогикадагы тенденцияләрне белер өчен кирәк. Фән укытучысы һәм сыйныф җитәкчесенең вазыйфаларын, бала тормышында булган  рольләрен аерганчы, бәлки булган көч, ресурсларыбызны мәктәпләрдә эшли тоган укытучыларга  күбрәк ярдәм күрсәтүгә юнәлдерсәк иде. Бу очракта укытучылар дә күбрәк дәрес сәгатьләре алмыйча,  вакытларын иҗадилыкка, ягъни балалар белән турыдан-туры эшләүгә сарыф итәрләр иде” -, диде гимназия директоры.

Казан шәһәренең  Яңа Савин районындагы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 143нче номерлы  мәктәбендә татар теле һәм әдәбият укытучысы  Тәнзилә Галимуллина сүзләренчә, бу әйбәт фикер, ләкин барысы да хезмәт хакына кайтып кала. "Әгәр дә дәрес алып бармый да хезмәт хакы югары булып кала икән, бик рәхәтләнеп  риза булачакбыз, чөнки  бер үк вакытта  дәрескә дә әзерләнергә, дәфтәр дә тикшерергә, сыйныфны чараларда катнаштырырга, ата-аналар белән дә эшләргә авырга туры килә. Документ эше дә күп. Һәр балага йөз төрле кәгазь тутырырга кирәк. Моннан тыш ата-аналарның бетмәс-төкәнмәс соравына җавап бирергә, укучыларны театр, музейларга йөртергә. Чирек ахырында билге чыгарыргамы, хисап бирергәме, ата-аналар җыелышы үткәрергәме йөзгә ярылсаң да өлгереп бетеп булмый. Бигрәк тә 9 һәм 11 нче сыйныфларда эшләүче сыйныф җитәкчеләренә авырга туры килә",- диде Тәнзилә Галимуллина. Шулай да аның фикеренчә укытучыга сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Катгый бер кысаларга кертергә кирәкми.

Совет районының "Татар телендә белем бирүче 149 нчы лицейда татар теле һәм әдәбият укытучысы Рәзинә Кәлимуллина мондый тәкъдимне хуплавын белдерде. "Сыйныф җитәкчесе өчен өстәмә 7 мең сум акча түләнелә, сыйныф алмас өчен мин бу акчаны үзем түләргә әзер. Чөнки хәзерге замана балалары һәм ата-аналар белән эшләү бик авыр. Бу эшне аерым кешеләр башкарса әйбәтрәк булыр дип саныйм. Ләкин моны тормышка ашырыр өчен мәктәпләргә өстәмә кешеләр алырга кирәк булачак, мәсәлән 40 сыйныф бар икән бу 40 остаз кирәк дигән сүз. Бу әле бер мәктәп мисалында. Мондый остазлар булдыру хөкүмәткә өстәмә чыгымнар китереп тудыра, шуңа күрә мин моны тормышка ашмаслык тәкъдим дип саныйм",-дип белдерде Рәзинә Кәлимуллина.

Казан шәһәренең  Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге  2нче татар гимназиясе укытучысы Зөһрә Касыймова мондый яңалыкка каршы булуын белдерде. Аның фикеренчә, укучыны атнага бер тапкыр гына үткәрелә торган сыйныф сәгатендә белеп бетереп булмый.
"Сыйныф җитәкчеләренә остаз статусы бирү һәм аларны предмет йөкләнешеннән азат итү инициативасы кызыктыргыч яңгыраса да, практикада педагогик эшнең асылын какшатырга мөмкин. Чөнки нәкъ менә дәрес барышында инглиз теле, математика яки әдәбият дәресендә укытучы баланың фикерләвен, хис-кичерешләрен, укуга карашын, талантларын ача ала. Тәрбия белемнән аерыла алмый - алар кулга-кул тотынышып барырга тиеш",- дип ассызыклады Зөһрә Касыймова.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.
                                                                                                                                                                                                                                                                                          

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре