Дару түгел акча: соцпакет турындагы карарны елга бер тапкыр гына кабул итәргә мөмкин

Социаль хезмәтләр җыелмасымы әллә акчалата компенсацияме? Федераль ташламаларга ия булучыларга 1 октябрьгә кадәр әнә шул сорауга җавап бирергә кирәк булачак. Белгечләр җиде кат уйларга өнди. Социаль хезмәтләр җыелмасын сайлау турындагы карарны елга бер тапкыр гына кабул итәргә мөмкин. Ә аннан баш тарткан очракта, кыйммәтле дәвалану кирәк була калса, акчаны үз кесәңнән чыгарып бирергә туры киләчәк.

Татарстанда яшәүчеләргә соцпакет турында искә төшерделәр. Хәер, көзгә аяк баскач бу гадәти хәл кебек инде. Тик күпме генә сөйләп торсалар да, ел саен бер үк сораулар калкып чыга.

– Республикада федераль ташламага ия булган 330 меңнән артык кеше яши. Бүген аларның 59 проценты социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартып, акчалата түләү ала, – дип авырткан җиргә төртеп күрсәтте Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева. – Дөрес, сәламәтлеген өстенрәк куючылар елдан-ел арта. Унике ел элек әлеге күрсәткеч 73,5 процент иде. Тагын бер кат искәртәбез: социаль хезмәтләр җыелмасы – киләчәккә иминлек ул.

Соцпакет яки акчалата түләүне сайлау турындагы карарны 1 октябрьгә кадәр кабул итәргә һәм бу хактагы гаризаны Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлегенә юлларга кирәк. Шунысы да бар: бу ташламадан файдалану тәртибен үзгәртергә теләүчеләргә генә кагыла. Ягъни быел социаль хезмәтләр җыелмасы яки акчалата компенсациядән файдаланасыз һәм алга таба да ничек бар шулай калдырырга телисез икән, беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Бу урында ачыклык та кертик: федераль ташламага ия булучыларга инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, һәлак булган (вафат булган) хәрбиләрнең гаилә әгъзалары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, радиация һәм техноген фаҗигаләрдә зыян күрүчеләр, блокададагы Ленинградта яшәүчеләр, фашист лагерьларының балигъ булмаган тоткыннары керә.

Социаль хезмәтләр җыелмасы исә түләүсез дарулар, медицина эшләнмәләре, махсус туклану продуктлары, шулай ук, юл чыгымнарын да кертеп, шифаханәдә бушлай дәваланудан гыйбарәт. 2025 елның 1 февраленнән акчалата компенсация күләме 1728 сум 48 тиен тәшкил итә.

– Социаль хезмәтләр җыелмасын сайлаган очракта, ярдәм күләме моннан күпкә зуррак, – ди Фәридә Яркәева. – Соцпакеттан баш тартучылар еш кына: «Ярар, кирәк булса, үзем сатып алырмын. Балалар ярдәм итәр әле», – ди. 5–10 мең сумлык дару кирәк булса, ярар ла. Исәп йөз меңнәргә, миллионнарга китсә? Бу очракта беркем дә ярдәм итеп бетерә алмаячак. Моны федераль ташламага ия булучыларның, ә бүген аларның 90 проценты –инвалидлар, туганнары да истә тотсын иде. Инвалидлыкны юктан гына бирмиләр бит.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким әйтүенчә, социаль хезмәтләр җыелмасы – рецепт язуы гына түгел, ә табибка даими күренеп тору, димәк, сәламәтлекне кайгыртып тору мөмкинлеге дә.

– Табиб пациентның хәленә карап, дәвалау тәртибен үзгәртергә, башка дарулар билгеләргә мөмкин. Социаль хезмәтләр җыелмасы программасы гамәлгә кергән 2005 елда, ул вакытта соцпакеттан баш тарту хокукы юк иде әле, диагноз куелганнан соң алдагы биш елда исән калу күрсәткече үсте, ә бер елда вафат булу күрсәткече кимеде. Ягъни куелган диагнозны дарулар ярдәмендә дәвалауның нәтиҗәсе бик зур. Ә бу зур чыгымнар таләп итәргә мөмкин. Мәсәлән, диабетны дәвалау – 300 мең сум, онкология – уртача 1–2 миллион сум, ә кайбер препаратлар елына 15 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. Бу исемлекне чиксез дәвам иттереп була, – ди Зөлфия Ким.

Республика клиник онкология диспансеры баш табибы урынбасары Елена Мингалимова тагын бер сан китерде: бүген Татарстанда 127 меңнән артык кешегә онкология диагнозы куелган.

– Аңлаешлырак булсын өчен әйтәм: республикадагы һәр 32 нче кеше әлеге куркыныч чиргә каршы көрәшә. Моннан ун ел элек кенә әлеге сан 62 иде. Авыру көчәя. Тик барысы да ул кадәр үк куркыныч түгел, без куллана торган заманча дәвалау алымнарының нәтиҗәлелеге зур. Бигрәк тә дарулар терапиясе мөһим. Шуңа күрә федераль ташламалардан баш тартмаска өндибез. Бу – медицина ярдәме күрсәтүнең өстәмә мөмкинлеге, – ди Елена Мингалимова.

Ярар, акчалата компенсация алмыйсың, тик ел буе социаль хезмәтләр җыелмасының да кирәге чыкмады ди. «Бу очракта «җилгә очкан акча»ны витаминнар язып бирү хисабына булса да кире кайтарып булмыймы?» – дип тә кызыксындылар Фәридә Яркәевадан. Ул социаль хезмәтләр җыелмасын йорт-җирне янгыннан иминиятләштерү белән чагыштырды. «Эх, килешү төзегән акча әрәм булды дип, ахыр чиктә йортка ут төртәсеме?» – диде ул.

Сан

Россия Социаль фонды мәгълүматларына караганда, илдә федераль ташламага ия булган 15 миллионнан артык кеше исәпләнә. Аларның 35 проценты социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалана.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре