15 ноябрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
Казанда машина бәрдергән ир-ат хастаханәдә вафат булган
Казанның Горький шоссесында машина бәрдергән 62 яшьлек ир-ат хастаханәдә вафат булган. Бу хакта бүген иртән билгеле булды.
-
Яңалыклар
Мошенниклар Казан циркы тамашаларына билетларны ялган сайтлардан сата башлаган
Мошенниклар Казан циркы тамашаларына билет сату өчен ялган сайтлар ясый башлаган. Соңгы вакытта аферистларның сатып алучыларны алдауның берничә очрагы теркәлгән.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Кытай белән элемтәләрне ныгыту эшен көчәйтергә кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәкнең Хөкүмәт Йортында узган традицион киңәшмәдә республика делегациясенең Кытайга сәфәре турында сөйләде һәм Кытай Халык Республикасы белән элемтәләр булдыру буенча эшне көчәйтергә киңәш итте. Видеоны республика Рәисенең матбугат хезмәте чыгарды.
-
Яңалыклар
Татарстан – шәхси ярдәмче хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча 5 нче урында
Татарстан Республикасында 114 мең га мәйданда уңыш җыясы калган, шул ук вакытта көнбагыш 75,5 мең га тәшкил итә. Орлык өчен кукуруз 28,5 мең га мәйданда, ягъни планнан 56% мәйданда суктырылган. Кырларда шикәр чөгендерен җыю төгәлләнеп килә. Шикәр заводларына 1 млн. тонна чимал чыгарылган, ягъни тулаем җыемның 40%ы, 939 мең тонна эшкәртелгән, 136 мең тонна шикәр җитештерелгән.
-
Яңалыклар
Республикада торакны файдалануга тапшыру буенча еллык планның 96%ы үтәлгән
Татарстанда торак төзелешендә 3 млн 144 мең кв. м., ягъни еллык планның 96%ы файдалануга тапшырылган. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат үзәге хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстанда 2026 елга «Безнең ишегалды» программасын әзерләү башланды
Татарстан Республикасында «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 677 ишегалды территориясеннән 663е кабул ителгән. Муниципаль берәмлекләрдә кабул итү эшләре тулысынча диярлек тәмамланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә «ТР Шәһәрләрне үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.
-
Яңалыклар
«ТРның иң яхшы дәүләт гражданлык хезмәткәре» республика конкурсы җиңүчеләре билгеле
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт гражданлык хезмәткәре» республика конкурсында җиңгән 12 катнашучыны бүләкләде. Тантаналы чара ТР Хөкүмәт йортында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
-
Яңалыклар
Мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләүче әти-әниләр өстәмә ял көне алырга хокуклы
Инвалидлар декадасы алдыннан Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил мондый балаларның ата-аналарына өстәмә ял көннәре алу мөмкинлеге турында искәртте. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 200 км юл төзекләндерелгән
2025 елда Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында юл инфраструктурасын үстерү буенча масштаблы проектлар тормышка ашырыла. Бүгенгә илкүләм проект буенча планлаштырылган барлык объектларда да юл түшәмәләрен төзекләндерү һәм яңарту буенча күрсәткечләр 100 процентка җиткән.
-
Җәмгыять
Интернеттан укып дәваланабыз: бу нәрсәсе белән куркыныч?
Каш ясыйм дип, күз чыга. Еш кына без, сәламәтлеккә файда булсын дип, киресенчә, аңа зыян гына салабыз. Табибка барасы урында интернет, социаль челтәрләрдән күреп, үзлектән дәваланабыз. Бу нәрсәсе белән куркыныч? Республика клиник хастаханәсе баш табибы, гастроэнтеролог Алинә Хәсәншина «ВТ»ның махсус проекты – «Җавап бар» тапшыруында шул хакта сөйләде.
-
Яңалыклар
Республика халкы хәрбиләргә 10 тоннага якын гуманитар ярдәм җибәрде
Татарстан халкы гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясен җыеп махсус хәрби операция зонасына озатты, йөкнең гомуми авырлыгы 10 тонна тирәсе тәшкил итә. Бу хакта «ТАСС» агентлыгына Халык фронтында хәбәр иттеләр.
-
Яңалыклар
«Безнең заман» фестиваленең гала-концерты узды
Пирамида концертлар залында XIII ел саен үткәрелә торган ачык Республика телевизион «Безнең заман» фестиваленең гала-концерты узды.
-
Яңалыклар
Россиядә Яңа ел ялларында алкоголь сатуны тыя алалармы-юкмы икәнен аңлаттылар
Яңа ел каникулына кадәр һәм каникул вакытында алкоголь сатуны чикләргә бары тик төбәк хакимиятләренең генә вәкаләте бар. Алар мондый карарны үз төбәгендәге агымдагы вәзгыятьтән чыгып кабул итә ала.
-
МӨҺИМ
Хуҗабикәләргә гаилә казнасыннан акча тиешме?
Ире түләсен! Ашарга пешергән, йорт-җирне чисталыкта тоткан һәм балаларны тәрбияләгән өчен хатын-кызларга хезмәт хакы билгеләмәкчеләр. Янәсе, хатын-кыз җилкәсенә төшкән эшне бәяләп бетермиләр. Хәтта ул эшләрнең хакын да исәпләп чыгарганнар. Аз түгел. Яшьләрнең һәм өлкәннәрнең гаилә эчендәге матди мөнәсәбәтләргә карашы аерыла, билгеле. Бу юлы әнә шул турыда сүз куерттык.
-
Яңалыклар
Урта һөнәри белем алучы студентлар тәүге тапкыр татар теле һәм әдәбияттан олимпиадада катнашты
12-14 ноябрь көннәрендә Казан Федераль (Идел буе) университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстандагы урта һөнәри белем алучы студентлар өчен беренче тапкыр татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада үткәрелде.