17 ноябрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы җитәкчеләре медиарейтингында лидер булды
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Медиалогия» версиясе буенча 2025 елның октябрендәге Идел буе федераль округы башлыклары медиарейтингында лидер булды.
-
Яңалыклар
Россия Президенты террорчылык өчен гомерлек җәза билгеләү турында законны имзалады
Россия Президенты Владимир Путин террорчылыкка ярдәм күрсәтү һәм балигъ булмаганнарны диверсияләргә җәлеп итү өчен җәзаны кырысландыручы үзгәрешләрне раслады. Документ хокукый актлар порталында урнаштырылды.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Чистай сәгать заводына «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» исемен бирде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Восток» Чистай сәгать заводына «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» республика исемен бирде. Тиешле указ ТР Рәисе сайтында чыкты, дип хщбщр итте «Татар-информ».
-
Интервью
Илдар Әхмәтов: «Казанга эшләпә киеп килдем»
Аның моңлы тавышын тамашачы бик тиз үз итте. Җырчы Илдар Әхмәтовның үзенә генә хас сөйкемлелеге дә бар.
-
Яңалыклар
Татарстанда кайбер мәктәпләр «Белем бирүдә югары нәтиҗәләр» билгесе белән билгеләп үтелде
Татарстан мәктәпләрен белем бирү сыйфаты билгеләре белән билгеләп үттеләр. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) җитәкчесе Анзор Музаев «Белем бирүнең сыйфатын бәяләү» конференциясендә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Казанда тәүге крематорий төзүгә әзерләнә башлаганнар
Ул «Курган» зиратында пәйда булачак.
-
Яңалыклар
Кыргызстан гражданнары Татарстанда тавыш бирәчәк
30 ноябрьдә Татарстанда Кыргызстан парламентына (Жогорку Кенеш) вакытыннан алда сайлаулар узачак. Бу хакта Кыргызстанның Казандагы Генераль консулы Эрик Бейшембиев әйтте.
-
Яңалыклар
2025 елда Казанда дәүләт ярдәме программалары буенча 520 гаилә торак шартларын яхшырткан
Казанда быел 520 гаилә федераль һәм республика программалары ярдәмендә торак шартларын яхшырткан. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Яңалыклар
Өч көннән соң инфаркт белән озатканнар: табиб беренче хәтәр билгеләрне атап үткән
Кардиолог, медицина фәннәре кандидаты Ольга Стойко, соңгы ай дәвамында хастаханәгә эләгүчеләрнең хәлен белешеп, инфарктның ничегрәк пәйда булуын аңлаткан. Бу хакта «Российская газета» табибның телеграм-каналындагы мәгълүматларга таянып яза.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Нефть сатам, кем ала?
«Российская газета» үткән атнада «Океандагы танкерларда аномаль күп күләмдә чи нефть тоткарланган. Аның белән ни булыр?» дигән язма чыгарды. Танкерларга төялеп, бушатырга урын тапмаган җир мае күләме 1,5 миллиард баррельгә якынлаша икән. Россиядә бер көнгә 9–10 миллион баррель кара алтын чыгарыла. Танкерлардагы нефть – нигездә безнең чимал. Аннан тыш Иран һәм Венесуэла нефте дә бар.
-
Наил Шәрифуллин
Безне тилерткән «телеяшник»
Шакмак кебек булуы сәбәпле, элегрәк аны «тартма», «яшник» («ящик») дип атыйлар иде. Бүген, яссы рәвешкә кергәнлектән, «такта», «куна тактасы» дию дөрес кебек.
-
Җәмгыять
Бөтен дөнья өч көн буе «Татарча диктант» язды
14–16 ноябрьдә дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарлар, кулларына каләм тотып, «Татарча диктант» язды. Быел акциядә 27 ил һәм Россиянең 70 төбәгендә яшәүчеләр катнашырга теләк белдергән. Бу юлы «Ватаным Татарстан» газетасы да, акциягә оештыручы буларак кушылып, 50 ләп кеше белән бергә диктант язды.
-
Яңалыклар
Россия армиясе СВО зонасында бер тәүлек эчендә 3 торак пунктны азат иткән
Россия гаскәрләре бер тәүлек эчендә Харьков өлкәсендә – Двуречанское, Донецк халык республикасында – Платоновка һәм Днепропетровк өлкәсендә – Гай торак пунктларын азат иткән. Бу хакта «ТАСС» Россия Оборона министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.
-
Яңалыклар
53 яшендә тәүге баласын тапкан
Кабарда-Балкар Республикасының Перинаталь үзәгендә 53 яшьлек хатын-кыз тәүге тапкыр әни булган. Бу хакта «Российская газета» төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
-
Яңалыклар
Республика Рәисе Питрәч районында кош-корт фабрикасы төзелеше буенча тикшерү үткәрергә кушты
Питрәч районы халкы кош-корт фабрикасы төзелеше мәсьәләсе буенча Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итә. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.