Кулланышта «зәңгәр экран» дигән атама да калып килә. Пропаганда күп булгач, аңа әле «зомбоящик» исеме дә тагалар. Ә кушаматлардан аралаганда ул – барыбыз да белгән телевизор.
Бу атнада БМО 1996 елда гамәлгә керткән Халыкара телевидение көне билгеләп үтелә.Шахтада шартлау булган, юл һәлакәтендә ун кеше үлгән, коммуналкага бәяләр 40 процентка артачак, дуңгыз гриппы тавыкныкы белән кушылган, су басу һәм җир тетрәү куркынычы бар, шәһәрдә маньяк йөри – ТВда иртәдән кичкә кадәр шуның ише хәбәр, кара гына. Ә менә «Ну, погоди!»ны 23 сәгатьтән соң гына карарга ярый. Чөнки анда бүре тәмәке тарта. Бу – мәзәк булса да, аңлавыгызча, бүгенге ТВ-контент һәм бүгенге телевизор. Телевидениенең бүгенге тилемсә заман белән бергә атлавының чагылышы. Тик телевизор дигән электрон җиһаз белән телевидение – икесе ике нәрсә. Балта белән утын да турап, кеше дә үтереп булган кебек, телевизорны да кем ничек, нинди максатларда куллана бит...
Узган гасырның 50–60 нчы елларында көнкүрешкә үтеп кергән ул электрон җайланма, ул күрсәткән тапшырулар кешелекне шактый үзгәртте, дисәк, хаталану булмас. Әллә кайдагы хәлләрне, тере сурәт итеп, көнендә-сәгатендә үк һәркемнең өенә илтеп җиткерү, элек кинотеатрларда гына караган фильмнарны диванга ятып карый алу, теләгән кешегә аерым тапшырулар аша гыйлемен арттыру мөмкинлеге – болар барысы да шул җиһаз китергән уңайлыклар.
Кулланышка керә башлаган елларда телевизорлы кеше бай гына түгел, бәхетле дә иде. Чөнки ул, гаиләсе белән кичен шул зәңгәр экран каршына утырып, рәхәтләнеп концерт та, фильм да, яңалыклар да карый. Экран кечкенә, җайланма үзе аклы-каралы, сурәт тә бик сыйфатлы түгел, җәмгысы ике генә канал – мондый җитешсезлекләргә игътибар итү гомумән дә юк иде. Күрсәтәме – күрсәтә, бармы – бар. Өстәвенә бернинди реклама да юк. Хәер, ул чакта рекламаның дөньяда барлыгын бик белми идек әле. Сукыр чебен кебек күзгә кереп торган ул әрсез нәрсә, капитализм килгәч кенә, башыбызга ишелде. Башыбызга аз гына соңрак әле тагын йөзләгән телевизион канал да ишелде. Көн күрмәгән көн күрсә, көндез чыра яндыра, диләр бит. Нәкъ шул чакта күпләрнең бармакларына пульт төймәләренә туктаусыз баскалаудан сөял дә чыкты кебек.
Бүген халыкта зур экранлы берничә панель-телевизор. Ашаганда-эчкәндә дә, ял иткәндә дә аннан аерылмаганнар бар: бөтенләй сайланмыйча, экранда ни бар, барысын да «йотып» баручылар – яңалыклардан, сәяси ток-шоулардан башлап, сериалларга кадәр рәттән караучылар. Нәфис фильмнар гына караганнарны, балаларына мультфильмнар күрсәтә торган каналларны гына куйган кешеләрне беләм. Телевизордан бөтенләй баш тарткан гаиләләр дә юк түгел. Үзем, мәсәлән, хоккей фанаты буларак, ул хикмәтне хоккей матчларын карар өчен генә кабызам, бәйлелек беркайчан да булмады. Шушы җөмләне язуга, интернеттан чыга алмаган чаклар, танышымның: «Пәрәвездә утырып, ТВга бәйлелек юк, дип мактану ул аракы эчмәгәнгә сөенеп, героинда утыруга тиң», – дигәне искә төште.
Менә шундый хәлләрдән соң «Телевидение безгә дусмы, әллә дошманмы?» дигән сорауны да куеп булыр иде. Ул – дус, әгәр дә син телевизион программадан үзең теләгән фильмны, яисә дөньяны танып белергә булыша торган тапшыруны эзләп табып, шуны карагач, «яшник»ны сүндереп куйсаң. Табигать, хайваннар, тереклек ияләре тормышы, сәяхәтләр, мәдәни программалар – бәндәнең офыкларын киңәйтә торган тапшыруларга өстенлек биргәндә, телевидение – әлбәттә, дус. Әгәр дә ул электрон җайланма көн-төн эшләп тора, ни беләндер мәшгуль булганда да бер күзең шунда икән, мондый очракта ул – әлбәттә, дошман. Көчләү, үтерү, бозыклык күрсәткән каналларга өстенлек бирүчеләр булу «тартма»ны шулай ук затсыз җиһаз итә. Телевизор карап өйрәнгән бала-чагага китап укыганда образларны, сурәтне күз алдына китерү кыенлаша, дип язалар. Бу очракта да ул – дошман...
Телевизорның үзенә кайтканда, ул – кеше уйлап тапкан мәшһүр казанышларның берсе. Белгечлегем шул «тартма»га да аз-маз кагылышлы булу сәбәпле, аның эченә кергән, әбиләр әйткән «җен»нәре белән аралашкан, төзәткән чаклар да булгалады. Сыек кристаллы панель уйлап табылганчы, телевизорның төп детале «кинескоп» дип аталган вакуумлы лампа иде. Катодтан чыккан электроннарга тиешле юнәлеш бирү, алар килеп бәрелгәч, яктыра торган матдә уйлап табып, шуннан экран ясау эшен Америка инженерларының узган гасырның утызынчы елларында ук башкарып чыкканлыгы билгеле. 1950 нче еллар җитеп, телевизор сериягә куелып чыгарыла башлаганда, андый җиһаз киләчәктә дөньяны басар, һәр өйнең түренә менеп кунаклар, халык кырын ятып күңел ачарга, тамаша карарга гадәтләнер, ялкаулар тагын да ялкауланыр, ул нәрсә гиподинамиянең бер сәбәпчесенә әйләнер, идеология, пропаганда таратуда, баш миңгерәүләтүдә дә саллы роль уйнар, дип кем генә уйлады икән...
ХХI гасыр җитүгә, телевизорның лаеклы көндәше – интернет яралды. Халыкның бер өлеше, бигрәк тә яшьләр шунда күчте. Өйдәге зур панельне бүген һәрдаим яныбызда булган уч төбе чаклы экран – смартфон алыштыра. Алыштырмас та иде, ул артык универсаль: дөнья читенә җитеп, аякларыңны салындырып утырганыңны «кино» итеп төшерәсең дә секундында ук дусларың хозурына юллыйсың, мизгел эчендә лайклы җавап та аласың. Телевизоргамы соң аның ишене булдыру, аңа җитү! Шунлыктан һәрберебезнең өй түрендә әллә кем булып торган ул җиһазның киләчәге шикле түгелме икән әле?
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез