Балачактан ук тиешле тәрбия зарур, соңрак киңкырлы белем алу, аны куллана белү кирәк. Тәрбиягә дә, гыйлемлелеккә дә мөнәсәбәт кешелек дигән олы популяциядә, ни кызганыч, һаман да тиешле югарылыкта түгел. Затлы дип бәяләрлек кешеләр дә шактый аз. Бер үк вакытта җирдә күпме алгарыш, камиллек, казаныш бар, булган – барысы да затлы кешеләрдән.
Камиллек, алгарышның мирас рәвешендә килеп җиткәне хәзер яралганнан күпкә артыграк. Фәнни ачышлар, элеккедән килгән төрледән-төрле технологияләрдән башлап мәдәни казанышлар – кабатланмас әдәби әсәрләр, тыңлап туймас җыр-моңнарга, мәшһүр архитектура үрнәкләренә чаклы – күбесе элекке буыннардан калган бүләк. Һәр буын, аның лаеклы вәкилләре без әйткән ул мирасны кулыннан килгәнчә тулыландырырга тырыша, әлбәттә. Тик кире тенденция дә юк түгел.
Затлылыкка юл озын булса, затсызлану, деградация дигәндә, анысы күпкә тизрәк бара. Мәгариф, тәрбия системасын, кануннарны беразга гына эшләтми тор, кешеләр кешелектән шактый тиз чыга башлаячак. Дәүләтләр аның ишене үзенә рөхсәт итә алмый, чөнки андый йөгәнсезлек беренче чиратта икътисадка сугачак. Икенче яктан, дәүләтләр, хакимиятләрнең халыкны артык гыйлемле, фикерле итәсе дә килми. Чөнки властька таләпләр, сораулар артачак. Җәмгыятьтә белемле, тәрбияле, әхлаклы, бер сүз белән әйткәндә, затлы кешеләр өлеше күбәйдеме, хакимиятләргә дә яхшырасы, гадел, миһербанлы буласы – идеаль кимәлгә киләсе бит. Алар аны теләми. Халык бераз мокыт, күпмедер сансыз, ярым-йорты белемле, затсыз булганда идарә итү күпкә җиңелрәк.
Гавам акчага табынып, бар нәрсәне дә сатып алып була, дип уйлап яши икән – яшәсен. «Телевизор чаклы телевизордан кем инде ялган сөйләсен», – дип уйлый икән – бал өстенә май. Бер-берсеннән күрмәкче, күсе кебек, нәрсә бар – шуны өенә ташып, җыеп, кирәген дә, кирәкмәгәнен дә сатып алудан рәхәтлек кичерә икән – кичерсен. Бәндәнең затлылык белән затсызлану арасындагы чикне гомумән дә күрмәве яхшы. Һәм ул күрми, күреп бетерми. Шул ук шоу-бизнес, мәсәлән, халыкта үзе үк тәрбияләгән түбән зәвыкны рәхәтләнеп файдаланып кына калмый, үзендәге очсызлы данны да чын итәргә тырыша, затсызлыкны легальләштерергә, затлылык итеп күрсәтергә тели. Теләгенә хәтта ирешә дә.
Соңгы очракка ныграк тукталасы килә. Югары зәвыклы башкару, мәгънәле җырлар аша халык күңеленә үтү өчен тырышлык һәм талант кирәк. Ә ул сәхнәгә ымсынган, аңа менгән һәркемдә дә була алмый. Шуңа да хәтсез җырчы тамашачыга үз зәвыгын тагарга, шуның аша танылырга тырыша. Халык синең концертыңа килә, кул чаба икән, бу әле син талант иясе, җырчы дигән сүз түгел. Бу – залга халтураны чын сәнгатьтән аерып бетермәгәннәр җыелган, сине шулар алкышлый дигән сүз. Совет чорында телевизорны кабызасы килмәгән чакны мин хәтерләмим. Бүген исә ул электрон җиһаз шәхсән миңа хоккей карау өчен генә. Татарча җыр сузучылар саны алты йөздән артып киткәндә, экранга чын башкаручы чыкканын көтә-көтә арып бетәсең. Совет заманын хурласалар да, мәдәният, бигрәк тә эстрада дигәндә анда халыкка бөртекне кибәктән аралап биргән цензура, чын профессионаллардан торган худсоветлар бар иде. Цензура басуны чүп басмасынга аны даими утап торды. Бүген утау, культивация үткәрү юк.
Сүз татар каналлары хакында гына түгел. Русча каналларда, мәсәлән, Бузова дигән башкаручы бар. Ул әле – телевизион алып баручы да, киноактриса да. Аны бүген миллионлаган яшьләр карый, социаль челтәрләрдә аның йөзләрчә мең язылучылары. Бер үк вакытта акны карадан аера белгән кеше күрә: мәгънәсез сүзләр, акылсыз кыланмышлар, вульгар өс-баш, очсызлы башкару. Күптән түгел генә АиФ атналыгы: «И везде эта бестолочь Бузова. Куда только не пихают эту бездарность. Стыдобище. Мерзость», – дип язган иде. Әйе, «пихают», чөнки гавам, яшьләр ул затсызлыкны карый, «йотып» бара. Жириновский эстрада хакында әйткән: «Дөнья шыр тилеләрдән тора, шуңа да артист анда бер башка тилерәк булырга тиеш», – дигән кагыйдә үтәлеп килә...
Яшь чакта барыбыз да акылга бераз таманрак. Яхшыны начардан аерып бетермибез, адреналин эзлибез. Яшьлек гормоннары – тестостерон белән экстроген безне адреналинсыз да акылдан яздыра. Шул икәвенең мөлдерәмәлеге яшьләрне Бузова ишеләргә бактыра да. Ә телевидение хуҗаларына караучылар күплеге, тапшыруга реклама тутыру, акча эшләү кирәк. Бузова аларга акча китерә. Ә акчаның антик дәверләрдән билгеле үзлеге шундый: аңардан ис килми. Халыкны, бигрәк тә яшьләрне затсызландыру хисабына кемнәрдер байый. Халык тәмам затсызланып ник шунда киредән тау куышына кереп китми, аларның эше юк.
Мәдәнияттәге анархия, цензура юклыгы безне чыннан да киредән мәгарәгә өстери кебек. Яшьләр менталитетыннан намус, шәфкать, миһербанлык дигән сыйфатларның юыла баруы киләчәкне шомлы итә. Кешене кеше иткән сыйфатларны акрынлап битарафлык, рухи шапшаклык, примитивлык, күңел ачар өчен яшәү алыштыру ул – деградация. «Титаник» батканда бай катлауга караган кешеләрнең шлюпкаларга ыргылмыйча, анда балаларны, хатын-кызларны утыртуы, үзләренең кораб белән бергә океан төбенә китүе мәгълүм. Бүгенге байгура һич алай эшләмәячәк. Затсызландык чөнки...
Кеше кеше булып җитешсен өчен аны мәдәният, аның яхшы үрнәкләре – бала йоннарын кабартырдай музыка, затлы башкару, гыйбрәтле фильмнар, классикларның җуелмас әсәрләре аша тәрбияләү кирәктер. Халыкны затсызлыкка сөйрәп, елына өч йөз миллион сум эшләүче Бузовалар аша түгел.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез