26 ноябрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
Татарстан Министрлар Кабинеты Мәдәниятне үстерү стратегиясен раслады
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Мәдәниятне 2030 елга кадәр үстерү стратегиясен раслады. Тиешле карар ТР хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Республикадан махсус хәрби операциядә катнашучы 13 ятимгә фатир биреләчәк
Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучы 13 ятимгә фатир биреләчәк. Бу хәбәр Идел буе федераль округының закон чыгару органнары Дискуссия мәйданчыгында билгеле булды, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Россиянең ике төбәгендә Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил бюстлары урнаштырылачак
Бүген Казанда «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVIII форумының пленар утырышында Россиянең ике төбәгенә бөек татар шагыйрьләре – Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил бюстлары тапшырылды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Татарстанда авыл җирлегенә күченгән спорт хезмәткәрләренә түләү кертү ниятләнә
Татарстанда 2026 елдан башлап республиканың авыл җирлекләрендә эшләүче физик культура һәм спорт белгечләренә ярдәм чаралары гамәлгә кертелергә планлаштырыла. Тиешле карар хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
-
Яңалыклар
Владимир Путин Россиядә фәнни эшчәнлекне үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте
РФ Президенты Владимир Путин Россия алдында торган стратегик бурычларны хәл итүдә фәнни бергәлекнең ролен арттыруның мөһимлеген билгеләп үтте. Бу хакта ул Кремль сайтында урнаштырылган телеграммада әйткән, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
«Студентлар язы»нда «СВО геройлары очрашуы» документаль фильмы күрсәтелде
XXXIII Бөтенроссия «Россия студентлар язы» фестиваленең белем бирү программасы кысаларында «Медиа» юнәлеше катнашучылары өчен «СВО геройлары очрашуы» документаль фильмының махсус куелышы узды. Чара булачак журналистлар һәм медиа белгечләре өчен белгечләр белән танышырга, сораулар бирергә һәм социаль әһәмиятле проектларның ничек булдырылуын аңларга мөмкинлек бирде.
-
Яңалыклар
Алиментның минималь күләмен минималь хезмәт хакының яртысыннан билгеләргә тәкъдим иттеләр
Россиядә балигъ булмаган балаларга алиментның минималь күләмен беркетергә планлаштыралар. РФ Гаилә кодексына тиешле төзәтмәләр проекты Дәүләт Думасының электрон базасына кертелде.
-
Яңалыклар
Марат Әхмәтов: «Авыл кешеләренең тормышын җиңеләйтергә кирәк»
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүнең яңа юнәлешләрен карап чыгарга тәкъдим итте. Бу хакта депутат ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында белдерде, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумы делегатлары белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның эшлекле партнерлары» ХVIII форумының пленар утырышында катнашты. Очрашу «Kazan Palace by TASIGO» мәйданчыгында узды. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат үзәге хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Татарстанда күп балалы гаиләләр саны ике тапкырга арткан
Социаль ярдәм чаралары нәтиҗәсендә Татарстанда күп балалы гаиләләр саны күбәя. Соңгы 12 елда аларның саны ике тапкырга арткан. Бу хакта Биектау районына матбугат туры барышында журналистларга ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Мәскәүдәге Кремль чыршы бәйрәменә Татарстаннан 124 бала барачак
Татарстаннан 124 бала Мәскәү Дәүләт Кремль сараена Кремль чыршы бәйрәмендә катнашачак.
-
Яңалыклар
Дәүләт Советында «Волжская гавань» торак комплексындагы проблемалары турында фикер алыштылар
Бүген Дәүләт Советында «түгәрәк өстәл» форматында «Волжская гавань» торак комплексының инфраструктура үсеше, шулай ук тулаем алганда – төзелешне планлаштыру, төзелешне контрольдә тоту һәм проект документларын үтәү, торак комплексларында юлларның торышы һәм табигатьне саклау законнарын бозу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
-
Яңалыклар
Яр Чаллы тормыш сыйфаты буенча Россиянең топ-10 шәһәренә керде
Тормыш сыйфатын бәяләү буенча Россия шәһәрләре рейтингында Яр Чаллы 10 нчы урында тора, ә Казан – 2025 ел нәтиҗәләре буенча 25 нче урында. Мониторинг РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты тарафыннан оештырылды.
-
Авыл
Хыялый Җәнәй: 14 йортлы авылга барып кайттык
Йомыш чыкмаса да, кайбер авылларга исеме матур булган өчен керә торган гадәтебез бар. Теләче районына баргач, Җәнәйгә дә әнә шулай сугылдык. Исеме җәннәт сүзенә якын, шуңа күрә җәлеп иткәндер, күрәсең. Баксаң, кечкенә генә авылда әллә нинди күркәм эшләр башкарылып ята икән. Хыял белән яшәүче кешеләре бизи Җәнәйне.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Нефть яңа басым астында
«Российская газета» сишәмбе санында «Против российской нефти анонсированы новые санкции США» дигән баш астында язма бирә.