4 декабрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-Мастер» командасы белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тарловка спорт полигонында «КАМАЗ-Мастер» спортчылары һәм командасы җитәкчелеге белән очрашты. Аны «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе Эдуард Николаев, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башкалар озата йөрде, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.
-
Яңалыклар
Табиб инфарктның якынлашуын күрсәтүче билгеләрне атап үтте
Эч авырту, укшыту инфаркт алды билгеләре булырга мөмкин. Табиб-реаниматолог Мария Кривега NEWS.ru хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
-
Яңалыклар
Авыл һәм районнарда инвалидлар декадасына багышланган чаралар уза
Берничә ел рәттән инде Балтачта шушы чорда мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен спартакиада уза.
-
МӨҺИМ
Көттереп килү: «ВТ» хәбәрчесе югалган кышны эзләде
Көн кадагындагы мәзәк: «Авылдашлар, Яңа елга көтү чираты кайсы бәхетлесенә туры килә микән? Берәрегез чутлап чыгарыгыз әле!» Ни көләргә, ни еларга белмәссең.
-
Яңалыклар
Татарстанда ОМС мәсьәләләре буенча туры элемтә үткәрелә
Иртәгә – 5 декабрьдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькәчә Россия Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлегендә «Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе: полис күпме тора, аны ничек рәсмиләштерергә?» дигән темага туры элемтә уздырылачак.
-
Яңалыклар
Байрашта Әниләр көне узган
«Ай белән кояшны бирим, дип уйладым, Үрелеп алырга җитмәде буйларым...»
-
Яңалыклар
Табиб ашказаны асты бизендә яман шешнең беренче билгесен атап үткән
Ашказаны асты бизендә яман шеш һәр ун очракның сигезендә бик соң ачыклана. «Российская газета», Dailj Mail мәгълүматларына таянып, шулай дип язган.
-
Яңалыклар
Россиялеләр Яңа ел бәйрәмнәрендә эшләгән өчен икеләтә күләмдә хезмәт хакы алачак
31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен хезмәт хакы икеләтә күләмдә түләнергә тиеш, шул исәптән сәгать исәбеннән хезмәт хакы алучыларга да. Шулай ук хезмәткәр икеләтә күләмдә түләү урынына эштән ял сорый ала. Бу хакта «Татар-информ» «РИА Новости»га сылтама белән яза.
-
Җәмгыять
Күреп кайту
Лаеш районының Комлы Кавал лицее директоры Марина Сәгъдиева ике тапкыр СВО зонасына барып кайткан. Яңа ел алдыннан егетләргә тагын күчтәнәчләр илтергә җыена ул. Хәзерге вакытта мәктәптә «Җылы бүләк ит!» акциясе бара. Солдатларга оекбаш бәйлиләр, җылы киемнәр әзерлиләр. Волонтер җитәкче укучыларында әнә шулай Ватанга мәхәббәт тәрбияли.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнехановның ислам дөньясында зур урын алып торуын әйттеләр
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия белән ислам дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә үзеннән саллы өлеш кертеп килә. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ОИС) генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Таха Җиддә шәһәрендә Россия делегациясе белән очрашу вакытында шулай дип белдергән.
-
Яңалыклар
Татарстанда бер йорт подъездында яңа туган баланы ташлап калдырганнар
Әлмәтнең Ленин урамындагы күп катлы йорт подъездында юрганга төрелгән сабый табылган. Йортта яшәүчеләр борчылып, полиция чакырткан. Нарасый хастаханәгә озатылган.
-
Яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: Идел буе федераль округының яшьләр парламенты актив эшли»
Казанда Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте закон чыгару органнары каршындагы яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIII утырышы узды. Ассоциация эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
1 гыйнвардан паспортта яңа билге пәйда булачак
Киләсе елның 1 гыйнварыннан паспортта яңа билге – бердәм федераль мәгълүмат регистрыннан (ИД ЕРН – Пенсия фонды, ЗАГС, Эчке эшләр министрлыгы, Федераль салым хезмәте кебек төрле дәүләт органнарыннан һәркем буенча тупланган мәгълүмат) үзең турындагы мәгълүматлар (язу) номерын куйдыртырга мөмкин булачак.
-
Яңалыклар
Белгеч «хәләл» сертификатына бәйле таләпләрнең үтәлмәвен әйтте
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хәләл стандарты буенча комитеты рәисе Аббас Шляпошников китергән мәгълүматлар буенча, 2024 елда уздырылган анализ нәтиҗәләре Казандагы үзләрен «хәләл» дип таныткан җәмәгать туклануы предприятиеләренең нибары 25 процентының гына тиешле сертификаты барлыгын күрсәткән.
-
Яңалыклар
Нибары 10 көн! «Ватаным Татарстан»га ташламалы бәядән язылу башланды
Дуслар, сөенче! 3 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр «Ватаным Татарстан»га ташламалы бәядән язылып була!