Әле дә ярый ел фасыллары үзгәреп торган җирлектә яшибез. Хатын-кыз өчен елга дүрт тапкыр гардероб яңартырга бер дигән форсат бит. Яңарту дигәнем, җәйгесен алып, алар урынына кышкы җылы киемнәрне әзерләп кую инде. Рәхәт әйбер ул. Әле кесәсеннән узган ел салып куйган 500 сум гына булса да акча табып алса-а-аң! Юк, анысы уртача бер сөенеч кенә. Ә менә бер ел элек кигән кышкы киемнәреңә сыя алса-а-а-аң... Монысы бәхет дип атала!
Тик кышкы киемнәрне шкафка урнаштырганчы, җәйгесеннән, көзгесеннән арындырырга кирәк. Менә монда – кайчандыр үлчәп тектергән, әмма ни сәбәпледер бер тапкыр гына киелгән күлмәкләр. Фәлән туйга фәлән дресс-код белән киләсе диләр дә, кеше арасына бер киеп чыккан ул күлмәк эшкә яраксыз, көндәлек тормышта кирәксез була да кала. Тагын берәр туйга туры килмәсме дип эленеп торалар шунда. Төреп алып куйсаң да, кирәге чыгып куйса, үтүкләп җаның чыга торганнары бар. Шунда эленеп торулары кулайрак.
Көн дә «или торган» киемнәр бар. Футболка, майкалар инде алары. Җәй дә кирәк, көз-кыш та кәчтүм астыннан киеп йөрергә уңайлы. Киелеп, шактый эштән чыкса да, таушалса да, көн саен иртән куллар шуларга таба үрелә. Кимә инде моны, дип кенә туктатам үземне. Шуларга алмашка яңасын алырга барсаң, мәңге табып булмый әле ул. Кибетендә дә, алам дисәң, кием юк...
Гел иске киемнәрдән йөрергә димәгән, дип алган матур өй киемнәрем бар. Кияргә кызганып, алары да эленеп тора. Ни йөрәгең белән менә бу зәңгәрсу комплектны киеп ашарга пешерергә, табак-савыт юарга кирәк? Картайгач матур кием кирәкми, яшь чакта киенеп калыгыз, ди иде әбием. Аның хакына гына булса да, биркасы да алынмаган бу киемне якынрак элеп куям.
Бераз ябыксам ярый инде болар миңа, мотивация булыр, дип алган берничә өр-яңа күлмәк табыла. Бар инде, бар, барлык хатын-кызда да бар ул андыйлар. Өр-яңа килеш «ябыккан көн»не көтеп картаялар. Менә монда аларның «подружка»лары – узган ел киеп, быел сыя алмаган, ябыгырмын барыбер дип (тагын үз-үзеңне алдап), гомерләрен бер елга кичектереп торган күлмәкләр, джинс чалбарлар.
Тукта, болай барса, ярты шкафлык кием үз урынында кала хәзер! Тәнкыйтьне көчәйтергә тырыш әле дип, үземне бераз кулга алам. Шулай тырышып эзли торгач, инде бер дә кызганмыйча кием җыю пунктларына йә мохтаҗларга илтеп бирерлек киемнәр табыла. Алар арасыннан да калдырасы килгәннәре бар. Икеләнеп тик торам. Менә бу чалбарны өч ел киям инде. Әллә ничә тапкыр чүпкә ташларга уйладым, гел нидер туктатты. Ичмасам берәрсе әйтсен иде, күпме кияргә була моны, җепләре чыгып беткән, дисен, оялтсын иде. Юк бит. Әллә кыенсыналар, әллә һаман да фасонын тота шунда. Инде җитәр моны киеп йөрергә дип, чүп савытына илтеп аттым. Бераздан барып кире алдым да чүп савыты янына куеп калдырдым. Бәлки кире уйлармын әле. Мондый чалбарны тагын каян табасың...
Киемнәрне аралап куюымны әнигә сөйләгән идем, икенче көнне үзе үк хисап тотарга шалтырата. «Сез кайтарып аткан иске киемнәрне, үзебезнең яшь чакта кигән драп пальтоларны, әтиегезнең тунын чүплеккә илтеп яктык. Яхшы әйбер тиз генә янмый да әле ул, ике сәгать сакладык», – ди. Шулай итә идек шул. Үзебез кимәгән киемнәрне дә, балаларның капчык-капчык җыелган, инде бер баладан икенчесенә йөреп, тузган киемнәрен дә авылга мунча чормасына кайтарып куя идек. Анда да сыймый башлаган икән.
Чүп ягып кайтканда күршеләр очрап, кар төшкәнче без дә ягыйк әле дип, алар да искелектән арынырга булганнар. Үз шкафымда тәртип урнаштыру бер флешмобка әйләнеп китте шулай.
Хәзер шушы үземнән арткан, киелмичә яткан йә размеры күптән минем иң-буйга туры килмәгән киемнәрне юып, төреп-тутырып илтеп урнаштырырга кирәк. Казанда кием кабул итү үзәкләре шактый. Сату комплексларында урнашкан кайбер кибетләргә илтеп бирергә була. Мин гел «Кеше приюты»на илтәм. Әлбәттә, иске-москы кием турында сүз бармый. Яхшы сакланган, чиста, кияр өчен бер дигәннәрен генә илтәбез.
Искеләрен, кечерәйгән аяк киемнәрен пакетларга тутырып куйдым әле. Әниләрнең мунча чормасын буш тотып булмас!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез