Быелгы кыш, дөресрәге, аның булмавы үз көенә барган тормышны кирегә борды да куйды. Календарьда инде декабрь булуга карамастан, кырлардагы көтүлектә мал-туар йөри, кызыл һәм кара карлыган куаклары яфрак ярырга җыена, ә кибетләрдә кар көрәргә дигән көрәкләр тузан җыеп ята. Кышларда да көзләр кабатланамы? Мондый декабрьдән ни көтәргә? Гомумән дә, быел кыш булырмы? Бу хакта белгечләрдән сорадык.
Әллә көз, әллә кыш
Декабрьгә фаразлар чынга ашмады. Һава хәлен өйрәнүче белгечләр әнә шулай ди.
– Бүген һава торышы уртача климатик нормадан 6–8 градуска югарырак һәм бу күренеш шактыйдан бирле дәвам итә, – ди КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев. – Ноябрьне генә алыйк. Гаҗәп хәл: быел көзнең соңгы аенда уртача һава температурасы уңай тамгалы булды, ягъни ул 3 градус җылы тәшкил итте. Югыйсә ноябрьдә уртача һава температурасы –3 градус тирәсе салкын булырга тиеш. Аномаль һава торышының сәбәбе – Атлантикадан килгән җылы циклон. Әлеге агымнар ташкыны туктамыйча, суытмаячак та. Алдан алынган фаразларга караганда, декабрьдә дә һава торышы уртача климатик нормадан югарырак булачак. Әйе, быел декабрьгә фаразлар төрле булды. Баштарак аны бик салкын булачак дип тә кисәттеләр. Чөнки озак вакытка алынган фаразлар шулай күрсәтте. Алар һәр айның соңгы көнендә тәгаенләштерелә. Соңгы фаразларга караганда, декабрь гадәттәгедән ким дигәндә 1 градуска җылырак булачак.
Тимур Әүхәдиев тынычландырырга да ашыкты: ак карлы кыш барыбер киләчәк. «Кышы да, кары да булачак. Термометр баганасы якын арада ук 0 градус тирәсендә тирбәлә башлаячак инде. Ягъни көндез бераз җылытачак, төнлә суытачак», – ди белгеч.
Аның сүзләренә караганда, гадәти булмаган җылылык үзе үк явым-төшемнәрнең күплеге турында сөйли. «Бу кышта кар тиешле нормадан күбрәк яварга мөмкин. Мисалга тагын узган ноябрьне китерәм. Көзнең соңгы аенда һава торышы гына түгел, яңгырлар да шаккатырды. Ай дәвамында 80 мм явым-төшем теркәлгән, югыйсә норма – 45 мм. Узган айда ике тапкыр диярлек күбрәк яңгыр яуган дигән сүз бу. Алдан алынган фаразларга караганда, быел безнең территориядә кыш айларына аномаль җылы һава температурасы хас булачак. Димәк, кар күп явачак», – дип фаразлый Тимур Әүхәдиев.
Күпьеллык күзәтүләрдән күренгәнчә, 2012 елда Татарстанда декабрь башында һава торышы быелга караганда да җылырак булган.
Гөлчәчәккә куркыныч
Кышны көткән арада социаль челтәрләрдә бөреләнеп, яфрак яра башлаган сирень, кара һәм кызыл карлыган куаклары фотолары күренә башлады. Авыл халкы келәт, абзар тирәсен тычканнар басуыннан да зарлана. Соңга калган кыш хуҗалыкларга зыян салмасмы? Бу хакта Россия авыл хуҗалыгы үзәге федераль учреждениесенең Татарстан филиалы җитештерү бүлеге җитәкчесе Айгөл Габдрахмановадан сорадык.
– Бу сорауга «әйе» яки «юк» дип кенә җавап биреп булмый. Хәзер барысы да алдагы көннәрдә һава торышы нинди булачагына бәйле. Кар яумыйча, кискен генә суытып җибәрергә яки яңгырдан соң катырырга мөмкин. Үсемлекләрнең ничек кышлавына килгәндә, мин быелгы һава торышын 2020 ел белән чагыштырыр идем. Ул елны да яңгырлы кыш булды. Көннәр бер җылытты, бер катырды. Шуңа да карамастан уңыш әйбәт булды, – ди белгеч.
Айгөл Габдрахманова әйтүенчә, әлегә үсентеләргә куркыныч янамый. «Авыл хуҗалыгы үсентеләрен алсак, алар 12–15 градус салкынга кадәр чыдам. Шуңа күрә алар өчен борчылырлык урын юк. Кар катламы кирәк, әлбәттә. Бу үзенә күрә «куркынычсызлык мендәре» булып тора. Җиләк-җимеш агачларының һәм куакларының бөреләнүе исә киләсе елда уңышның күпмедер дәрәҗәдә кимүенә китерергә мөмкин», – ди ул.
Белгеч сүзләренә караганда, бу барыннан да бигрәк яшь агачларга кагыла. «Үсемлекләр алар бик тә акыллы. Чөнки бар булган көчләрен берьюлы сарыф итмичә, үзләрендә запас тоталар. Быел бөреләрнең күпмедер өлеше өши икән, киләсе елга әнә шул калган запасны эшкә җигәчәкләр. Шул ук 2020 елгы күзәтүләр буенча әйтсәк, җиләк-җимеш агачларына зур зыян килде, дип әйтмәс идем. Яшь агачлардан кала, әлбәттә. Аларның көче җитеп бетмәскә мөмкин. Ә даими уңыш бирә торган агачлар өчен борчыласы түгел. Быелгы кебек кыш күпьеллык чәчәкләргә куркыныч. Алар үләргә мөмкин. Әмма тагын бер кат ассызыклап әйтәсем килә: әлегә хафага бирелергә җирлек юк. Туфракта тереклек эшчәнлегенә бәйле процесслар 10 градустан соң гына башлана. Бездә туфракта ул кадәр температура юк», – ди Айгөл Габдрахманова.
Корткычларга килгәндә, аларны туфрактагы туң һәм кискен салкыннар гына юкка чыгара ала. Соңгы ике-өч елда кимерүчеләр саны артуын да белгечләр нәкъ менә һава торышындагы үзгәрешләргә бәйләп аңлата. Без көткән кыш суык булмый икән, димәк, быел бәрәңге бакчасын басып алган колорадо коңгызы киләсе җәйдә дә интектерәчәк.
Кояш җитми
Табиблар исә һава торышына алданмаска киңәш итә.
– Аномаль һава торышы авыручылар саны артуга китерә, – диде матбугат очрашуында Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. – Урамда юеш, һава дымлы, әллә суык, әллә юк. Шуңа күрә без аңыбыз белән кышка күчеп бетә алмыйбыз әле. Берәүләр башка кияргә онытып чыгып китә, икенчеләр юка табанлы аяк киеме белән йөри. Ә организм суынып киттеме, димәк, иммунитет та төшә. Бу исә үзеннән-үзе төрле вирус һәм инфекцияләргә «ишек» ача. Шуңа күрә җылы киенеп йөрергә кирәк.
Соңгы арада аяк-куллары сызлап неврологка мөрәҗәгать итүчеләр саны да арткан.
– Безнең организм кышкы суыкларга яраклашырга өйрәнгән. Ягъни бу вакытта иммунитет көчәя. Ә быелгы кебек аномаль һава торышы әлеге процессны тоткарлады. Пациентлар арасында аяк-кул, бил сызлап мөрәҗәгать итүчеләр саны артты. Алар арасында бакча сезонын озайтырга теләүчеләр дә күп. Өстәвенә озакка сузылган кара көздә сезонлы депрессиягә бирелүчеләр дә арта. Кышкы кояшның булмавы серотонин, ягъни бәхет гармоны бүленеп чыгуны киметә, – ди табиб-невролог Люция Рәхимова.
Сыерга рәхәт, чәүкәгә юк
Авылда кышны көтеп, кәефсезләнеп ятарга вакыт юк. Көтү көтәләр.
– Көннәр җылы торгач, маллар бүген дә көтүгә йөри әле бездә, – ди Актаныш районының Иске Айман авыл җирлеге секретаре Гөлназ Вахитова. – Өйдә бикләп тотканчы, йөреп кайтулары яхшырак. Авылда барлыгы 41 савым сыеры исәпләнә. Ел башында аларның саны 60 лап иде. Маллар авырмыйча да тормый, авыллар картаеп баргач, терлек тоту да кыенлаша. Сыерларны авылның ике башында ике электр көтүче көтә. Терлекләр май башында чыккан иде, кар яуганчы йөртергә исәп. Былтыр да көз матур килгәч, көтү озак йөрде.
Мөслим районының Исәнсеф-Чишмә авылында сыерларны шушы көннәрдә генә абзарга япканнар.
– Безнең сыерларны электр көтүче саклый. Шушы көнгә кадәр алар болында булды. Көннәр яңгырлы, караңгы торгач, терлекләрне чыгармый башладык. Җайланмаларны җыеп алдык та сыерларны арканга бәйләп куйдык, – ди Гөлинә Камалова.
Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев әйтүенчә, табигать кыланмышларыннан кошлар да аптырашта.
– Хәзер әллә нинди үзгәреш күзәтелә: җәй көзгә килеп керә, көз – кышка. Быелгы июньне генә алыйк, айның беренче яртысы салкын булды. Сентябрь башы – киресенчә. Кешеләр, әбиләр чуагы озак булды, дип тә буталды хәтта. Юк, җәйнең дәвамы иде ул. Хәзер көз декабрьгә килеп керде. Соңгы арада чәүкәләр язгы тавышлар чыгарып, аптырап йөри. Саесканнар да бик сәер. Алар алдан ук кышка әзерләнеп, бу вакытка түгәрәкләнеп китә иде. Юк, әле анда, әле монда очып йөриләр. Соңгы тапкыр мондый кышны 1977 елда кебек хәтерлим. Ул вакытта Чыршы бәйрәменә бутый киеп бардылар, – ди ул.
Әмир Шәрәфиев фаразлавынча, чын кышны декабрьнең икенче яртысында көтәргә кирәк. «Уннарыннан соң чынлап торып суыта башлар инде ул, – ди халык синоптигы. – Без бит –25...–30 градуслы кышка күнеккән. Былтыр исә, иң суык дигәндә дә, декабрьдә –23 градус салкын күрсәтте дә, шуннан артык суытмады. Гыйнвар–февраль җылы булды. Быел кыш узган елга караганда суыграк булыр, минемчә. Тик, гомумән алганда, җылы булып киләчәк ул. Без күреп ияләнгән салкын кышны көтәргә кирәкми, кыскасы. Мондый һава торышының кире ягы да бар: апрель–майда суык булып, кырау төшеп азапларга мөмкин. Кыш әз-мәз сиздерә башлады инде. Җилне борып маташа. Бу – якын арада суыта башлауга ишарә. Ә аннары кышка да күп калмаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез