29 гыйнвар 2026 материаллары
-
Язмыш
ДЦП белән туган игезәк кызларның әниләре: «Балалар туганда ук инсульт кичергән булган»
Тиздән 16 яшен тутыручы игезәк кызлар Замирә белән Камилә Гыйззәтуллиналарның икесенә бер язмыш. Табиблар аларга, тууга, ДЦП диагнозы куя. Бүген Замирәләре аягына басып йөри алса, Камилә ятып кына тора. Аны дәвалар өчен ай саен акча кирәк. Замирә туганына ярдәм итәргә тели, Камилә Гыйззәтуллинага ярдәм итү ниятеннән Казанда 4 февральдә хәйрия концерты узачак.
-
Яңалыклар
Депутат «ВКонтакте» һәм MAX мессенджеры аша бурычлар турында хәбәр җибәрүне тәкъдим итте
Россия гражданнарына салым бурычлары барлыгы турында даими, шул исәптән Россиянең «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләре, шулай ук MAX мессенджеры аша да искәртеп торырга тәкъдим ителә. Бу хакта Россия Финанс министры Антон Силуановка Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе урынбасары Михаил Делягин мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә «ТАСС».
-
Яңалыклар
Февральдән Россия Геройларына түләүләр 100 мең сумнан артык тәшкил итәчәк
Россия һәм СССР Геройларына, шулай ук Дан орденының тулы кавалерларына айлык түләүләр 1 февральдән 100 мең сумнан артык тәшкил итәчәк, дип хәбәр итте «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Хезмәт министрлыгында мәктәп укучыларына социаль өлкәдәге эш үзенчәлекләре турында сөйләделәр
Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында «Кешегә кеше кирәк» дигән һөнәри юнәлеш бирү сессиясе узды. Чара мәктәп укучыларын социаль өлкәдә эшләү белән кызыксындыруга һәм булачак квалификацияле белгечләрне әзерләүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Әсхәт Сәфәров спортчыларны «Динамо» спорт җәмгыятенең бер гасырлык юбилее уңаеннан котлады
Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесе, республиканың «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсхәт Сәфәров динамовчыларны спорт җәмгыятенә нигез салынуга 100 ел тулу уңаеннан котлады.
-
Яңалыклар
Белгеч бакчачыларның кышын нинди хаталар ясавын атады
Кыш җиткәч бакчачылар үсемлекләргә салкыннарны кичерергә ярдәм итәргә тырыша. Әмма моны белеп эшләмәсәң, үсемлекләргә зыян китерергә була. Бу хакта «Радио 1» белән әңгәмәдә «Мәскәү бакчачылар берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе Андрей Туманов кисәтте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Бүген Татарстанда нинди һава торышы көтелә?
Бүген, 29 гыйнварда, республикада һәм Казанда кар һәм көчле җил фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.