29 гыйнвар 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Джеки Чан Рөстәм Миңнехановка сәлам әйткән һәм имзалы китабын бүләк иткән
Актер һәм кинорежиссер Джеки Чан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка бүләк итү өчен китабына автограф куйды һәм аңа сәлам җиткерүләрен сорады. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
-
Җәмгыять
Фәрит Мөхәммәтшин: «Күпмилләтле гаиләдә тынычлык һәм татулыкны тәэмин итү – уртак бурычыбыз»
Бүген Татарстан халыклары Ассамблеясе президиумының киңәйтелгән утырышында һәм республиканың милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре катнашында узган түгәрәк өстәлдә милли һәм миграцион сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: «Без киләчәк буыннар үсешенә нигез салабыз»
Татарстанда 2026 елда РФ Мәгариф министрлыгы һәм ТР Хөкүмәте арасында «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы буенча чыгымнарны финанслауга федераль бюджеттан субсидияләр бирү турындагы килешү кысаларында 36 гомуми белем бирү оешмасында капиталь ремонт ясау планлаштырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстанда мошенниклар 71 яшьлек ир-атны саклык акчасыннан, машинасы, торагыннан мәхрүм иткән
Бөгелмәдә яшәүче 71 яшьлек ир-ат, мошенниклар тозагына эләгеп, барлык саклык акчасыннан, машинасы һәм торагыннан мәхрүм калган. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәренә караганда, ул барлыгы 27 миллион сумлык зыян күргән.
-
Яңалыклар
Миңнеханов 2030 елга кадәр ясалма фәһемне үстерү республика программасын кабул итәргә кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаровка 2030 елга кадәр ясалма фәһемне үстерү республика программасын кабул итүне йөкләде. Бу хакта Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының еллык коллегия утырышында билгеле булды.
-
Яңалыклар
Татарстанда 20 яшьлек кызны инде бишенче тәүлек эзлиләр
Казанда волонтерларның 20 яшьлек Әминә Харитонованы эзли башлавына бишенче тәүлек киткән инде. Кыз 24 гыйнварда эзсез-хәбәрсез югалган. Бу хакта «Татар-информ» «ЛизаАлерт» коткару-эзләү отряды мәгълүматларына таянып яза.
-
Яңалыклар
Украина буенча тынычлык сөйләшүләрен дәвам итүгә каршы чыкканнар
Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров Украинадагы вазгыятьне тыныч юл белән җайга салу буенча алга таба сөйләшүләргә каршы булуын әйткән. Бу хакта ул Кремльдә булганда (делегация составында Россия Президенты Владимир Путин белән очрашу өчен килгән) белдергән, дип хәбәр итә «Ъ».
-
Яңалыклар
Мәгариф оешмалары җитәкчеләрен педагогларның җиңүләре өчен бүләкли башлаячаклар
2025 ел йомгаклары буенча иң яхшы педагоглар республика конкурсында педагоглары җиңгән мәгариф оешмалары җитәкчеләре өчен бер тапкыр бирелә торган 30 мең сум күләмендәге премияне Татарстанда кертергә планлаштыралар. Республика Министрлар Кабинетының тиешле карары проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
-
Җәмгыять
Сәрия Сабурская: «Мөрәҗәгатьләрнең 70 проценттан артыгы уңай хәл ителә»
Узган ел республикада яшәүчеләр Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына 8,4 мең мөрәҗәгать юллаган. Шунысы сөенечле, аларның 70 проценты уңай хәл ителгән. Кеше хокукларын яклаучыларның эшчәнлеген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да югары бәяләде.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы утырышын уздырды
Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада катнашучылар нефть, газ, химия тармагының алга таба инновацион үсешенә бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
-
Яңалыклар
Татарстанда йөзне танып белүче видеокүзәтү системасы эшли башлаган
Татарстанда йөзне танып белүче видеокүзәтү системасы эшли башлаган. Бу хакта Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының еллык коллегия утырышында министр Илья Начвин әйтте.
-
Яңалыклар
Узган ел Татарстан авылларында урнашкан 30 почта бүлекчәсен ремонтлаганнар
Узган ел Татарстан авылларында урнашкан 30 почта бүлекчәсен ремонтлаганнар. Бу хакта Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының еллык коллегия утырышында министр Илья Начвин әйтте.
-
Яңалыклар
Узган ел Татарстанда 159 авылга мобиль элемтә һәм интернет кергән
Узган ел «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» федераль программасы кысасында Татарстанда 159 авылны мобиль элемтә һәм интернет белән тәэмин иткәннәр. Бу хакта Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының еллык коллегия утырышында министр Илья Начвин әйтте.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов «Арнест» төркеме президенты белән эшлекле очрашу уздырды
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Арнест» компаниясе президенты Алексей Сагал белән эшлекле очрашу үткәрде. Сөйләшүләр Татарстан Хөкүмәте Йортында Рәис кабинетында узды, дип хәбәр итә аның матбугат хезмәте.
-
Яңалыклар
«ЮНКОР-2026» онлайн-бәйгесе Россия һәм чит илләрдән яшь хәбәрчеләрне берләштерәчәк
«Безнең белән килегез» автоном коммерцияле булмаган оешмасы 2026 елның 1 февраленнән 10 апреленә кадәр VII Ачык «ЮНКОР-2026» яшь хәбәрчеләр онлайн-бәйгесен үткәрә. Проект 2020 елдан бирле Россия төбәкләреннән һәм күрше илләрдән балаларны һәм яшьләрне берләштерә.