2 февраль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Мәктәп укучылары өчен «Яшь энциклопедист» республика ачык бәйгесе игълан ителде
ТР Фәннәр академиясенең М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, «Миллиард.Татар» интернет-порталы редакциясе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә «Яшь энциклопедист» конкурсын оештыра.
-
Яңалыклар
Февральдә социаль һәм иминият түләүләре индексацияләнәчәк
Февральдә РФ Социаль фондының ТР буенча Бүлеге социаль һәм иминият түләүләрен индексацияләячәк. «Татар-информ»га ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, республикада балалы 1 миллионга якын гаилә, шулай ук гражданнарның ташламалы категорияләре төрле ярдәм чаралары ала.
-
Яңалыклар
Илдә такси хезмәтенең бәясе арткан
Казанда таксида бер тапкыр утырып йөрү уртача 397 сум тәшкил иткән.
-
Яңалыклар
Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе кысасында булган акчалата ярдәм арта
Быел мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ОМС) кысасында бер кешене дәвалау өчен бирелә торган акча күләме уртача 24 922,9 сумга җиткән.
-
Интервью
Ике имтихан тирәсендә: министр урынбасары әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде
Быел 9 нчы сыйныф укучыларының дүрт имтихан урынына ике сынау бирә алуын һәм моның тәртибен аңлаткан идек инде. Көллиятләрдәге 40 һөнәргә генә кагыла бу. Сынауда барлыгы 51 көллият катнашачак. Тик әти-әниләрдә сораулар һаман туып тора икән. Аларга Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов матбугат очрашуында ачыклык кертте.
-
МӨҺИМ
Фәрит Хәнифов: «Булган юлларны саклап тоту программасын яңа дәрәҗәгә күтәрергә кирәк»
Юл бәясе, «картайган» трамвайлар һәм Казанның яңа капкасы. Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының еллык коллегия утырышында Сингапурдагы машина йөртүчеләрне дә искә алдылар.
-
Яңалыклар
Белгечләр талпан энцефалитыннан прививка ясатырга киңәш итә
Татарстанлыларга талпан энцефалитыннан февральдә үк прививка ясый башларга кирәк. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
-
Яңалыклар
Татарстанда өлкән буынны МАХ белән таныштыру буенча курс ачылган
Татарстанда 55 яшьтән өлкәнрәкләрне МАХ мессенджеры белән таныштыру буенча курслар ачылган. Бу хакта «ТАСС» платформаның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
-
Җәмгыять
Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының еллык эшенә нәтиҗә ясадылар
Татарстанда кыргый хайваннар саны арта. Бер яктан сөендерсә, икенче яктан борчылырлык сәбәп тә бу. Ник дигәндә, төлке һәм кабан дуңгызы авырулар таратырга мөмкин. Саны арту аркасында, хайваннарның машина астына эләгү очраклары да күбәйгән. Бу хакта Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының еллык киңәйтелгән утырышында сөйләделәр.
-
Яңалыклар
Татарстан белән Оман дин һәм мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлекнең юл картасын әзерли
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Оман Солтанлыгының Дин эшләре һәм вакыфлар министры шәех Мөхәммәд бән Сәид Әл Мамари белән очрашу уздырды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстан Милли музеенда Муса Җәлилнең юбилей елы уңаеннан күргәзмә ачыла
15 февральдә Татарстан Республикасы Милли музеенда Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган күргәзмә ачыла. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Җәмгыять
Казанның 2 нче татар гимназиясе укытучылары җиңү яулады
Татарстан укытучылары Мәскәүдә Туган тел, шул исәптән рус теле укытучылары ассоциациясе тарафыннан оештырылган «Илнең иң яхшы туган тел укытучылары» бәйгесендә катнаша. Бәйге финалында Россиянең барлык почмакларыннан 35 укытучы – бурятлар, якутлар, марилар, чуашлар, башкортлар һәм башкалар көч сынаша.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Сәүдә министры урынбасары белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы сәүдә министры урынбасары Сезаи Учармак белән очрашу уздырды. Төркия быел Оманда уза торган форумның партнер-иле булып тора.
-
Җәмгыять
Альбина Фазлыева: «Беренче – Аллаһы Тәгаләгә, икенче иремә рәхмәт»
Балтач районының Бөрбаш авылында яшәүче Альбина Фазлыева үз коллекциясен булдырып, моннан 5 ел элек Балтачта мөселман хатын-кызлар өчен беренче кибетен ачкан иде. Шушы көннәрдә ул кабат дусларын кунакка җыйды.
-
Яңалыклар
Татарстан МАХ мессенджерын гамәлгә кертү буенча Россиянең иң алдынгы 3 төбәге исәбенә кергән
VK стратегик проектлар буенча вице-президенты Рөстәм Хәйбуллов шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә, Татарстан кулланучыларның «Сферум» платформасыннан МАХ мессенджерына күчүендә актив катнашкан тәүге төбәккә әйләнгән.