Комитет рәисе Федор Батков әйтүенчә, узган ел республикада аучылык ресурсларының гомуми икътисадый бәясе 2,9 млрд сум тәшкил иткән. Чагыштыру өчен: 2020 елда бу сан 1,4 млрд сум булган.
– Хәзерге вакытта республикада 494 затлы болан яши. Тимгелле боланнар саны, узган елгыдан 85 процентка артып, 259 га җитте. Байбаклар саны, 14 процентка артып, хәзер 22 меңнән, куяннар да бер ел эчендә 41 меңнән артып китте, – дип сөйләде комитет рәисе утырышта. – Кыргый хайваннарның артуына аларны вольерларда үрчетү дә зур өлеш кертте. Республиканың һәр бишенче аучылык хуҗалыгы шушы юнәлештә эшли. Әле моннан 10 ел элек кенә республикада тимгелле боланнар бөтенләй юк иде. Алар безнең тирәлеккә бик тиз ияләшеп үрчеделәр. Әлки районында бизон һәм зубрның гибридын асрый башлаганнар.
Үрчегәч, аучылар өчен атарга рөхсәт тә бар. Узган ел республикада 41 мең ау рөхсәте бирелгән. Кош атарга теләүчеләр – 4, куяннарга кызыгучылар 2 процентка арткан. Аучылар арасында байбак атарга теләүчеләр саны комитет куйган лимиттан 3 тапкыр артып киткән. Күп кенә районнарда рөхсәт кәгазен берничә минут эчендә алып та бетергәннәр. Быел исә ауларга мөмкин булган хайваннар төре артачак, ди Федор Батков.
– Республикада хайваннарның исәбен алу башланды. Белгечләр 13 төр буенча эз саный. Узган ел аюларны санау катлаулы булды. Әгерҗе, Биектау, Мамадыш районнарында аларның төгәл санын белә алмадык, – ди комитет рәисе. – Татарстанда төлке һәм кабаннар саны да артты. Төлкенең котыру чирен таратканын һәрберебез белә. Узган ел кыргый хайваннар арасында 8 котыру чире очрагы теркәлде. 2024 елда төлкеләрнең санын көйләү тәртибе үзгәрде. Элек аларны аучылык хуҗалыкларына атарга рөхсәт булса, хәзер исә, котыру чире ачыкланса гына атарга ярый. Шунлыктан баш саны арта, киметә алмыйбыз. Соңгы 4 ел эчендә кабан дуңгызын ату да кимеде. 2020 елда аучылар 4,6 мең башны атса, узган ел бу сан 1,3 мең генә иде. Республикада чир таралу куркынычы саклана.
Комитет рәисе Татарстан юлларында һәлак булган кыргый хайваннар санының артуына борчылуын әйтте. Узган ел юлларда 260 кыргый җәнлек һәлак булган. Шуларның 169 ы – поши, 67 се – кыр кәҗәсе, 24 е – төрле җәнлекләр. Моннан 5 ел элек аларның саны150 булган.
– Тереклекне саклау – уртак эш, шуңа күрә машина йөтүчеләргә сак булырга киңәш итәм. Аварияләрнең төп сәбәбе булып машина тизлегенең югары булуы һәм «Кыргый хайваннар килеп чыгарга мөмкин» дигән билгеләрнең куелмавы тора. Юл буйларына коймалар куелган очракта, күңелсез хәлләр булмый калыр иде, – диде ул.
Утырышта катнашкан Татарстанның Премьер-министр урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин әйтүенчә, республикада биологик төрлелекне саклап калуга аерым игътибар бирелә.
– Республикада аучылык ресурсларының барлык төрләрнең дә саны арту теркәлгән. Боланнарны үрчетеп, табигатькә чыгару да әйләнә-тирә мохиткә зур өлеш кертә. Бүген безнең алда аларны нәтиҗәле итеп саклау бурычы тора, – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез