26 февраль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Кешенең үз ризалыгыннан башка гына кредит турында тәкъдимнәр җибәрүне тыймакчылар
Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышев Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллинага кешенең үз ризалыгыннан башка гына кредит бирү тәкъдимнәрен җибәрүне чикләү мөмкинлеген карауны күздә тоткан хат юллаган. Бу хакта «ТАСС» яза.
-
Яңалыклар
Татарстанда маркировкаланырга тиеш булмаган һөнәрчелек продукциясе исемлеге расланды
Татарстанда һөнәрчелек эшчәнлеге субъектларының мәҗбүри рәвештә идентификация чаралары белән маркировкаланырга тиеш булмаган хезмәт продуктлары исемлеген расладылар. Республика Министрлар Кабинетының тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
-
Яңалыклар
1 марттан пособие исәпләү өчен алиментлар төбәкнең уртача хезмәт хакы буенча исәпләнәчәк
Бердәм пособие рәсмиләштергәндә суд карары белән расланмаган алиментлар 1 марттан төбәк буенча уртача номиналь хезмәт хакыннан чыгып исәпләнәчәк. Бу хакта Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының граждан-хокук дисциплиналары кафедрасы доценты Наталья Свечникова хәбәр итте, дип яза «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстанда йөк машинасы салонында мәчене кыйнаган өчен 37 яшьлек йөртүчене тоткарлаганнар
Полиция хезмәткәрләре Зәйдән йөк машинасы йөртүчене тоткарлаган. Ул автомобиле салонында мәчене кыйнаган.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институтында булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов А.Е. Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институтында булды. Визиты Россия Фәннәр академиясе академигы, институтның фәнни җитәкчесе Олег Герольдович Синяшинның 70 еллыгын бәйрәм итүгә багышланды.
-
Яңалыклар
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектына 7,5 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен 2026 елда 7,5 миллиард сумнан артык акча каралган. ТР Икътисад министрлыгы мәгълүматлары буенча, 5,8 миллиард сумнан артыгы – федераль бюджеттан, якынча 1,7 миллиард сумы республика бюджетыннан киләчәк.
-
Язмыш
Айгөлнең укытасы килә
Яшәргә өйрәнү бервакытта да җиңел түгел. Авыру баласын белемле итәр өчен, авылдан шәһәргә чыгып киткән Миңлегөл апа. Кызы Айгөл Казанда мәктәпне тәмамлап, укытучы белгечлеге алган. Утыз елдан соң кире туган нигезләренә әйләнеп кайткан алар. Авырлыкларны ничек җиңгәннәр? Алга таба кыз һәм ана язмышы нинди борылыш алыр?
-
Яңалыклар
Республикада илкүләм проект кысаларында бер елда 7,6 мең кешене бушлай яңадан укытачаклар
Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында бушлай яңадан уку өчен гаризалар кабул ителә башлады. Быел барлыгы 7,6 мең татарстанлыны яңадан укыту планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».
-
Җәмгыять
Ашыгып ашка пешкән бармы? 26 февраль – Халыкара ашыкмау көне
26 февраль – җиде кат үлчәп, бер кисәргә өнди торган, ягъни Халыкара ашыкмау көне. Нык итеп авыз пешкән чагыгызны хәтерлисезме? Ашыкмый гына искә төшерегез әле.
-
Яңалыклар
Казанда 27 февральдә 30 нчы маршрут буенча бушлай автобус йөриячәк
Акция Рамазан аена багышлана. Инициатива «Зәкәт» хәйрия фонды ярдәмендә тормышка ашырыла, дип хәбәр итә Диния нәзарәте.
-
Яңалыклар
Бүген республикада һава торышы нинди булачак?
Бүген, 26 февральдә, Татарстанда һава торышын элеккечә циклон билгеләячәк, шул ук вакытта температура фонының бераз күтәрелүе фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
МӨҺИМ
Өч аршын җир яки соңгы юлның бәясе күпме?
Барыбыз да шунда барасы. Тик кешене соңгы юлга озатканда дөнья мәшәкатьләрен хәл итеп бетерергә туры килә. Бигрәк тә, читтән мәет алып кайтып җирләгән өчен акча сорадылар, дип ризасызлык белдерүчеләр шактый. Шул ук вакытта моны дөрес хәл дип бәяләүчеләр дә җитәрлек.
-
Яңалыклар
Татарстанга «Авыл укытучысы» программасы кысаларында чит төбәкләрдән 72 педагог килгән
«Авыл укытучысы» федераль программасын гамәлгә ашыру чорында Татарстанга Россиянең төрле төбәкләреннән 72 педагог эшкә килгән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы Гүзәл Гатауллина ТР Иҗтимагый палатасында ведомствоның ачык максатлары һәм бурычлары турында фикер алышканда хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».