Узган ел шәһәр халкын 30 яңа «НефАз» автобусы белән куандырганнар. «Бүген җәмәгать транспортыннан көн саен Казан халкының өчтән береннән артыгы файдалана, бу – эш көннәрендә 750 меңнән артык сәфәр дигән сүз. Шулай да транспорт тармагында булган проблемалар да җитәрлек. Автопарк туза. Ә автобусларны алмаштыру мәсьәләсен предприятиеләр мөстәкыйль хәл итә алмаячак», – диде шәһәр башлыгы. Хәзер хакимият Казанның җәмәгать транспортын һәм урам-юл челтәрен үстерү концепциясен әзерләү белән мәшгуль. Якын арада проект Татарстан Хөкүмәтендә тәкъдим ителәчәк.
Аның сүзләренчә, бүгенгә шәһәрдә 30 подстанция эшли, алар электр транспортының барлык хәрәкәтчән составын электр энергиясе белән тәэмин итә. Әмма инфраструктураны тиешле хәлдә тоту өчен 131 км контакт челтәренә, 35 км кабель линиясенә капиталь ремонт ясау таләп ителә. Җир өсте электр транспорты инфраструктурасын торгызуга 9 млрд сум күләмендә финанслау кирәк.
«Казан – Россия мегаполислары арасында беренче булып җәмәгать транспорты реформасын үткәргән шәһәр. 2007 елда шәһәр урамнарыннан «ГАЗель»ләр һәм «Пазик»лар алынды, ә алар урынына пассажирлар йөртүнең заманча транспорты килде. Шәһәр үсә, чикләре киңәя, яңа торак массивлары барлыкка килә, шуңа күрә транспортны, бөтен шәһәр агломерациясен исәпкә алып үстерергә кирәк», – дигән фикерен җиткерде мэр.
.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез