27 апрель 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Яшел Үзән районыннан Лисичанскига 10 тонна гуманитар ярдәм китерделәр
Татарстанның Яшел Үзән районы вәкилләре муниципалитет җитәкчесе Михаил Афанасьев җитәкчелегендә республика шефлыкка алган Лисичанск шәһәренә адреслы гуманитар ярдәм тапшырды.
-
Яңалыклар
Марат Әхмәтов Санкт-Петербургта Россия Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Санкт-Петербургка барды.
-
Яңалыклар
Республикада быел хезмәтне саклау өлкәсендә 51 җинаять эше кузгатылган
2026 елда Татарстанда хезмәтне саклау өлкәсендә 51 җинаять эше кузгатылган, предприятиеләрдә 82 тикшерү үткәрелгән һәм 156 язма боерык бирелгән. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Министр гомер озынлыгына нәрсәләрнең йогынты ясавы турында сөйләде
Мәдәният һәм спортка тартылу медицина белән бер үк дәрәҗәдә диярлек гомер озынлыгына йогынты ясый. Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко «РИА Новости» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
-
Җәмгыять
Менделеевск районының Песәй авылында яңартылган Тукай һәйкәле ачылды
Песәйгә Тукай кайтты. Менделеевск районының Песәй авылында яңартылган һәйкәл ачу тантанасында авыл халкы әнә шулай дип сөенеште. Заманасында Шагыйрь сынын скульптор Бакый Урманче авылга үзе килеп ясаган булган. Авыл халкы аны үзара салым акчасына төзекләндергән. Тукай сүзен, аның үзен олылаган авылда «ВТ» хәбәрчесе дә булып кайтты.
-
МӨҺИМ
Халык бәйрәме: Габдулла Тукайның туган көне – очраштыра, берләштерә торган көн
Шөһрәтле бәйрәм. Узган ялларда халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылган тантаналы бәйрәм чаралары хакында бер сүз белән шулай дияргә мөмкин. Шагыйрьгә хөрмәтебезне сүздә генә түгел, эш белән дә күрсәтә алу – үзе бер горурлык. Бу рәсми чара түгел, бу – халык бәйрәме, Тукай бәйрәме. Шуңа күрә аның безнең күңелләргә тәэсир итү көче дә, бәһасе дә үзгә.
-
Яңалыклар
Хәрбиләрне пилотсыз системалар гаскәрләреннән күчерүгә тыю керткәннәр
Россия Оборона министры пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүчеләрне, үзләренең ризалыгыннан башка, бүтән подразделениеләргә күчерүне тыйган. Бу хакта оборона министры урынбасары, Кораллы көчләрнең баш хәрби-сәяси идарәсе башлыгы Виктор Горемыкин белдергән, дип яза «Реальное Время».
-
Яңалыклар
Нинди очракларда йөртүче таныклыгын ашыгыч төстә алыштырырга кирәк булуын аңлаттылар
Шәхси мәгълүматлар үзгәргәндә яки сәламәтлектә үзгәрешләр ачыкланганда, машина йөрү таныклыгын кичекмәстән алыштыру таләп ителә. Юкса 15 мең сумга кадәр штрафка тартырга мөмкиннәр. Бу хакта «ТАСС» Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.
-
Яңалыклар
Ир-ат метрода поезд астына эләгеп һәлак булган
Мәскәүдә бер ир-ат метро поезды астына эләгеп һәлак булган. Бу хакта «ТАСС» хәбәр итә
-
Яңалыклар
42 мең катнашучы – «Казан марафоны» теркәлүләр саны буенча рекордны яңартты
Быел марафонга узган елдагыга караганда 7 000гә күбрәк кеше теркәлгән. Катнашучылар Россиянең 85 төбәгеннән һәм 37 илдән киләчәк.
-
Яңалыклар
Күпләр белми: табиб бик зыянлы ризыкны атап үтте
Омега-6 май кислотасына бик бай дип саналган ризыклар бар. Аларны еш һәм күп куллану сәламәтлеккә нык яный, һәм бу хакта күпләр белми. Биредә сүз майда кыздырылган вак бәлеш, камыр эчендәге сосиска кебек ризыклар турында бара, дип сөйләп үткән эндокринолог, диетолог Антон Поляков «aif.ru» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.
-
Яңалыклар
Илья Вольфсон: «Безнең җиңү тарихын яңадан язуга юл куймаска кирәк»
«Бердәм Россия» фракциясеннән Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон ТНВ телеканалының «7 минутта 7 сорау» рубрикасының яңа чыгарылышында катнашты. Анда ул Җиңү көне алдыннан фронтовик бабайларының гаилә тарихы турында сөйләде.
-
Серле сандык
Көйсез борыч
Әлегә тәрәзә төпләрендә шаулап утырган татлы борыч кәлшәләрен бакчага озатканчы, һәвәскәр бакчачы Әлфинур Нәҗметдинова көйле-көйсез культураның үзенчәлекләрен искә төшереп үтте.
-
Авыл
Татарстанда рекордлы кыяр үстергәннәр
Казанның Салмачи бистәсендә тарихи вакыйга булган: биредәге бакчада рәсми төстә Россия рекорды булып танылган кыяр үстергәннәр. Кыярның озынлыгы – 93 см, авырлыгы – 2820 грамм, диаметры – 23 см.
-
Яңалыклар
Мәскәүдә Рөстәм Миңнеханов Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге җитәкчесе белән очрашты
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Данкверт белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.