Газетага язылу

Татарстан Росреестры җир кишәрлекләреннән файдалану мәсьәләсе буенча кайнар элемтә үткәрә

Иртәгә, 28 апрельдә, Татарстан Росреестры торак пунктларда, шулай ук бакчачылык ширкәтләрендә урнашкан җир кишәрлекләрен файдалану мәсьәләләренә багышланган кайнар элемтә оештыра, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Кайнар элемтәгә шалтыратып, милекчеләрнең түбәндәге темалар буенча консультация алу мөмкинлеге булачак: хәзерге вакытта җир кишәрлекләреннән файдаланмауның нинди критерийлары бар; кишәрлекләрне үзләштерү буенча нинди чаралар үткәрергә кирәк һәм нинди срокларда; җир турында законнарны бозу очраклары ничек ачыкланачак һәм моның өчен нинди җаваплылык каралган; җир кишәрлеген үз белдегең белән басып алу нәрсә ул.

Дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге белгечләре әлеге һәм башка сорауларга 10:00-12:00 сәгатьләрдә 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча җавап бирәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре