Газетага язылу

Министр гомер озынлыгына нәрсәләрнең йогынты ясавы турында сөйләде

Мәдәният һәм спортка тартылу медицина белән бер үк дәрәҗәдә диярлек гомер озынлыгына йогынты ясый. Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко «РИА Новости» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

«Әйтик, 40 минут дәвамында спорт  белән шөгыльләнү канның 250дән артыграк күрсәткечен яхшырта», – дигән ул.

Министр шулай ук Россиядә озын гомер буенча медицина үзәкләре ачылуын билгеләп үткән. Аларның максаты – кешедә теге яки бу авыру куркынычын ачыклау.

«Ләкин барысы да кешенең үзенә – сәламәтлеккә омтылуына, медикларның киңәшләрен тотуына бәйле», – дип өстәгән Мурашко.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре