Яңартылган музей каршы ала
25 апрельдә Арча районының Яңа Кырлай авылы мәртәбәле кунаклар кабул итте. Биредә Габдулла Тукайның әдәби-мемориаль музей комплексы зур төзекләндерү эшләреннән соң кабат ишекләрен ачты. Шагыйрьнең 135 еллыгын уздырганда язучылар аны яңарту кирәк дигән үтенеч белән Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән иде. Вәгъдә – иман, Татарстан Рәисе куйган бурычлар нигезендә комплекс заманча төзекләндерелде, куркынычсызлык таләпләре дә яңартылды. Рөстәм Миңнеханов ачылыш тантанасына килеп, биредәге яңалыклар, эшчәнлек белән танышты.
Музейның беренче каты шагыйрьнең балачагы, Казанда яшәгән чоры, иҗаты, замандашлары турындагы экспозицияләрне үз эченә алган. Икенче катта мультимедиа хроникасын үз эченә алган китапханә, Тукай әкиятләре мотивлары буенча мастер-класслар уздыру мәйданчыгы, китап уку өчен урын булдырылган.
Музейның ишегалды да гаҗәеп матур. Җәй көне гаскәр кеби тезелгән наратларның әле берсенә, әле икенчесенә тиеннәр дә сикерешеп йөреячәк. Бакый Урманче ясаган агач сыннар да әкияти бер ямь өстәп торыр. Ә инде комплекс янындагы Ия елгасы үзенең матур табигате белән туристларны да, башка кунакларны да таң калдырыр, Тукайның туган ягына гашыйк итәр. Татарстан Рәисе музей территориясендәге сувенирлар кибете, яңартылган авыл мәдәният йорты, «Мәктәп бакчасы» проекты белән танышты. Шулай ук Арча районының халык осталары күргәзмәсен дә карады.

Татарстан Рәисе Яңа Кырлайда татар зыялылары белән очрашу уздырды һәм аларның тәкъдим-фикерләрен тыңлады. Татарстан Милли музее генераль директоры Айрат Фәйзрахманов республика җитәкчелегенә Габдулла Тукай музеенда комплекслы яңарту эшләре башкарылган өчен рәхмәтен белдерде. Шул ук вакытта ул шагыйрь тормышына бәйле күп кенә экспонатларның катлаулы реставрациягә мохтаҗ булуын җиткерде. Дирижер, Милли музыка оркестры сәнгать җитәкчесе Айдар Ниязов Нәҗип Җиһановның «Кырлай» симфоник поэмасын эшләве турында сөйләде. Бу – Габдулла Тукайга багышланган мөһим әсәрләрнең берсе. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Алинә Галимҗанова татар халкы мирасын популярлаштырулары турында җиткерде. Моннан тыш, Ватанны саклаучылар елы кысасында илебезнең героик тарихы турында белемнәрне арттыруда ярдәм итәчәк «Җиңү календаре» дигән яңа китап хакында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов әлеге инициативаны хуплавын, яшьләргә патриотик тәрбия бирүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Очрашу азагында Татарстан Рәисе барлык тәкъдимнәрнең дә игътибар белән өйрәнеләчәген белдерде. «Татарның иҗади җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуларыбыз бик мөһим. Төп бурыч – туган телне, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклап калу. Республикада Марат Әхмәтов җитәкчелегендә Татар телен һәм Татарстан халыкларының туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия эшли, без уңай нәтиҗәләр күрәбез. Алга таба да бергә эшләячәкбез», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Бар дөньяда бер ямь бүген
Моннан нәкъ 140 ел элек, 26 апрельдә Арча районының Кушлавыч авылында татарның раушан көзгесенә әвереләчәк бала дөньяга килә. Ул заманда язгы көн нинди булгандыр? Ә быел 26 апрель бик матур кояшлы иртәдән башланып китте һәм, һич арттырусыз, үзен татар дип санаган һәркем күңелендә бәйрәм кәефе булгандыр. «...Нәрсәдән бу мин беләм, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген», – дип, кояш нурлары төшкән тәрәзәгә карап сез дә җырлап алдыгызмы? Тукайга баш иеп, төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез аның һәйкәлләренә чәчәкләр китерде. Әйе, Татарстанда гына түгел, Тукаебызга бюстлар төрле төбәкләрдә куелган. Казанда да шагыйрь һәйкәле янына республика җитәкчеләре, депутатлар, татар зыялылары, сәнгать әһелләре, балачактан Тукай шигырьләрен җанына сеңдергән халык җыелды. Яратып, үз итеп, горурланып. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек шагыйрьне хөрмәтләп чәчәк бәйләмнәре китерде. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.
Иң зур бүләк – Тукай премиясе
Һәйкәл янында башланган бәйрәм Камал театры сәхнәсендә дәвам итте. Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чарага җыелучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде. «Габдулла Тукай – бөтен төрки дөнья өчен күренекле шәхес. Безнең алда зур бурыч тора – шагыйрьнең 150 еллыгына әзерлек. Бу юнәлештә эш бара инде. Без бәйрәмне Россия күләмендә узар дип планлаштырабыз. Россия Президентының тиешле карары көтелә. Шулай ук Габдулла Тукай исемендәге премиягә халыкара статус бирү мөмкинлеге дә карала», – диде Республика Рәисе һәм шатлыклы мизгелләргә күчте. Бу – Тукай премиясенең яңа лауреатларын бүләкләү тантанасы. Быел әлеге мәртәбәле дәрәҗәгә шагыйрә Лилия Гыйбадуллина; Вертелецкий Сергей Юрьевич, Корчагин Павел Дмитриевич, Мәганов Наил Өлфәт улы, Чавлинов Эрдни Зулаевич составындагы авторлар коллективына; Резеда Гобәева, Айдар Җәббаров, Эмиль Талипов составындагы иҗат төркеме лаек булды.

Тукайның 140 еллыгын билгеләп узганда премиянең яшьләргә бирелүе – әдәбиятыбызның, сәнгатебезнең алга таба да ышанычлы кулларда булуына бер ишарә. Лилия Гыйбадуллина үз каләм көчен даими исбатлап тора, ул моңарчы да төрле иҗади конкурсларда җиңүләр яулады. «Казанга Тукай кайткан» спектакле бүген өлкәннәрне дә, яшьләрне дә үзенә тарта, алар күңелендә шагыйрьне җанландырырга ярдәм итә. Төрки музыка уен коралларын торгызу, үстерү дә зур әһәмияткә ия. Рөстәм Миңнеханов әлеге проект белән шөгыльләнүчеләргә шулай ук зур рәхмәтен җиткерде.
Очраштыра, берләштерә
Көннең икенче яртысында халык Казанның үзәгенә, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театры янында урнашкан Тукай һәйкәленә җыелды. 26 апрель көнне бирегә килү – инде дистәләгән еллар дәвамында татар кешесенең намус эше. Монда чакыру буенча йөрмиләр, ә йөрәк кушуы буенча киләләр, шулай кабул ителгән һәм шулай дәвам итә. Язучы Вакыйф Нуриев әйтмешли, Шигърият бәйрәме Сабан туе кебек. «Ул – безне очраштыра, берләштерә торган җыен». Чарага ел саен килүче тугры кешеләр бар. Үзара сөйләшеп торучы ике апа янына туктыйм. Озак еллар «Чаян» журналында эшләгән Фәния апа Хафизова белән Фидалия апа Идиятуллина булып чыкты. «Эшләгәндә дә йөри идек, инде пенсиягә чыкканга да 15 еллап. Бер ел да килми калганыбыз юк», – диләр.
Бәйрәм якшәмбегә туры килүгә карамастан, җитмәсә, төштән соң яңгыр да ява башлады, халык башка еллар белән чагыштырганда күбрәк иде. Алар арасында яшьләрнең дә булуы сөендерде. Башка милләт кешеләре дә күзгә чалынды. Сима Алиева – Азәрбайҗаннан. Казанда 2007 елдан бирле яши, балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшли икән. Татарча да өйрәнә башлаган. Аны Шигырь бәйрәменә хезмәттәше Зөһрә Вәлиуллина чакырган. Сима үзе белән улы Али һәм кызы Ләйләне дә алып килгән. Али мәктәптә Тукайның балачагын өйрәнгән, «Шүрәле» әкиятенең эчтәлеген дә белә. Татар яшьләре арасында кемдер кушканга түгел, үз теләге белән килүчеләрнең күп булуы, өстәвенә башка милләттән булган дусларына да Тукай турында сөйләп, үзләре белән ияртеп алып килүе бүгенге заман өчен игътибарга лаеклы күренеш түгелмени? Бер төркем егетләр янында тукталам. Алар арасында да төрле милләт яшьләре булып чыкты. Нестор Лайус эстон милләтеннән икән. Эстониядә туган, ул кечкенә чакта әти-әнисе белән Казанга күченгән. Хәзер Нестор башкаладагы хореография училищесында укый. «Монда бик кызык мохит. Минем бу чараны үз күзләрем белән күрәсем килде», – ди.
Тукай – безнең җаныбыз, гамебез
Шигырь бәйрәменә килүчеләр арасында Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров та бар. 2026 елны Татарстанда «Тукай елы» дип игълан итү тәкъдиме белән Милли Шура чыккан иде. Конгресс чит төбәкләрдәге татар оешмалары белән берлектә, Тукайның 140 еллыгы уңаеннан чараларны даими оештырып тора. Алар арасында күләмлеләре дә бар. «Тукай – безнең җаныбыз, гамебез. Бүген аны яшь буынга җиткерү мөһим. Апрель аенда укытучылар, галимнәр катнашында дөньякүләм «Туган тел җыены» оештырдык. 24–26 апрель көннәрендә шулай ук дөньякүләм «Татарча диктант» акциясен дә уздырабыз. Казан Кремле территориясендә «Мин татарча сөйләшәм» акциясе, ярминкә дә үтә. Чараларны ел буе дәвам итәчәкбез. Тукайга һәйкәлләр ачылу моңа кадәр дә булды һәм алдагы көннәрдә дә булачак. 25 июльдә Казахстанның Петропавловск шәһәрендә Сабан туе узачак. Аның кысасында бөек шагыйребез Габдулла Тукайга һәйкәл ачылышы көтелә», – дип, конгресс планнары белән бүлеште Данис Шакиров.
Мәйданга җыелган халык белән аралаша-аралаша, һәйкәл янындагы тамашаны да күзәтәм. «Апуш» татар балалары театры ярдәмендә бик матур чыгышлар әзерләнгән, җырчылар моңлы җырларыбызны башкара. Төрле буын шагыйрьләр чиратлашып үзләренең туган тел, милләт язмышы турындагы шигырьләрен сөйлиләр. Бу очрашуның халык өчен үзенә бер сихри тәэсире бар шул. Шигырьнең көче әйтеп бетергесез. Шулай булмаса, Тукай язар идеме? Йөрәген сызлаткан бар уйларын шигъри юлларга салыр да йөз елдан артык ул татар күңелен шулай уйландырыр идеме? Бөек шагыйребез тылсымы безне әле гасырлар дәвамында үзенә тартып, илһамландырып торсын. 26 апрель узды, дип тынычланырга ярамый. Тукай бу көнне безнең күңелдә кабат туа бит. Аңа бәйле уйларыбыз да, гамәлләребез дә дәвамлы булсын.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез