Газетага язылу

Казанда «Һәр өченче» дигән концерт узачак

28, 29 апрельдә «Казан-Экспо»да Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган зур концерт узачак.

Әлеге проект беренче тапкыр Мәскәүдә күрсәтелгән инде.

– Башкаладан кала, Белоруссия проектын бездә кабул итү – зур җаваплылык. Без бу хакта ике министрлык даими сөйләшеп тордык, – диде Бөек Ватан сугышы музеенда узган матбугат очрашуында Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова. – һәр халык үзенең үткәнен хәтерләргә тиеш! Хәтер бар икән, димәк, безнең киләчәгебез дә булачак. Җиңүнең әһәмиятлеген без яшь буынга тапшырырга тиеш. Тыныч тормышыбыз хакына гомерләре белән түләгән бабаларыбызны онытырга хакыбыз юк.

Концерт Белоруссия мәдәният министрлыгы белән бергәлектә үткәрелә. Проект авторлары да – алар. Шулай ук биредә «Өчпочмакка әйләнгән язмышлар» дигән фотолар, «Икмәк – җиңүнең күренмәс көче» дип аталган өлеш, «Белоруссия партизаннары» дигән күргәзмә дә булачак. Концертта сугыш җиле тигән һәр Белорусия гаиләсенең ачы язмышы күрсәтеләчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре