Газетага язылу

Республикада быел хезмәтне саклау өлкәсендә 51 җинаять эше кузгатылган

2026 елда Татарстанда хезмәтне саклау өлкәсендә 51 җинаять эше кузгатылган, предприятиеләрдә 82 тикшерү үткәрелгән һәм 156 язма боерык бирелгән. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Без республикада куркынычсыз хезмәт турындагы законнарны үтәү буенча хезмәткәрләрнең җаваплылыгын көчәйтүгә юнәлдерелгән даими эш алып барабыз», - дип искәртте министр.

Ул билгеләп үткәнчә, закон бозучылар өчен штраф санкцияләре шактый җитди: акчалата җәза бирүдән тыш, моңа эшчәнлекне 90 тәүлеккә кадәр туктатып тору да керә.

Зарипова җитештерү процессларын үтәмәүне һәм җиһазларны дөрес кулланмауны иң киң таралган закон бозулар рәтендә атады.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре