Газетага язылу

Марат Әхмәтов Санкт-Петербургта Россия Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Санкт-Петербургка барды.

Анда ул Россия Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты. Россия парламентаризмы көненә багышланган утырыш кысасында федераль һәм төбәк парламентарийлары белән Президент Владимир Путин да очрашты.

Утырышны Закон чыгаручылар Советы рәистәшләре – Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Дәүләт Думасы Рәисе беренче урынбасары Александр Жуков үткәрде. Валентина Матвиенко 2026 елның Россиядә Халыклар бердәмлеге елы булуын билгеләп үтте. «Россиядәге халыкларның бердәмлеге – безнең илнең зур өстенлеге», – диде Федерация Советы Рәисе. Александр Жуков билгеләп үткәнчә, хакимият органнары күпмилләтле дәүләтне ныгытуга юнәлтелгән эзлекле эш алып бара. Ул шулай ук сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары бу җәһәттән 20 дән артык федераль закон кабул иткәнен ассызыклады.

Толерантлык – Татарстан өчен төп өстенлек, республиканың динамик үсешен тәэмин итә торган нигез. Бу хакта Марат Әхмәтов журналистлар белән аралашканда әйтте. «Татарстан – зур илебезнең уникаль төбәге, бездә 175 милләт вәкиле дус-тату яши, – диде ул, утырышка нәтиҗә ясап. – Шул ук вакытта бу хакимият органнарыннан көндәлек зур системалы эш таләп итә, бүген ул эш алып барыла да».

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре