Газетага язылу

Казанда ике меңгә якын Бөек Ватан сугышы ветераны яши

Бүген Казанда 1 977 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Алар арасында -116 сугышчан хәрәкәттә катнашучы, 1 202 тыл хезмәтчәне һәм 659 сугышчан хәрәкәттә катнашучының тол хатыннары. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан ветераннарга Татарстан Рәисе һәм Казан мэры исеменнән азык-төлек җыелмалары һәм котлау открыткалары тапшыралар. Котлауларга шулай ук йортларга адреслы визитлар ясаучы предприятиеләр, учреждениеләр һәм иҗтимагый оешмалар да кушыла.

Ветераннарга медицина ярдәме күрсәтүгә аерым игътибар бирелә, дип билгеләп үтте Абзалов. Аларның һәрберсе медицина учреждениесенә беркетелгән. Сугыш инвалидларының 99 проценты һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның 98 процентына профилактик тикшерүләр өйләрендә уздырыла. Моннан тыш, ветераннар өчен стационарларда, шул исәптән профильле бүлекләрдә һәм ветераннар госпиталендә урыннар да бар.

Ялгыз яшәүче ветераннарның, шулай ук ветераннар йортларында яшәүчеләрнең көнкүреш шартлары да аерым контрольдә тора. Район администрацияләре көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә булышалар һәм кирәк булганда торакны ремонтлауны оештыралар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре