20 июль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Татарстанда кулланылышта булган милекне сатып алучылар арткан
Татарстанда җәйнең беренче аенда кулланылышта булган милекне сатып алучылар 26,3 процентка арткан. Росреестрның Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, июньдә икенчел торак базарында 15,5 мең сату алу-килешүе теркәлгән.
-
Яңалыклар
Казанда 10 метр биеклектәге чәкчәк рекоды куелды
Бүген «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда 10 метр биеклектәге чәкчәктән манара төзеделәр.
-
Яңалыклар
Татарстанның дүрт оешмасы Россиянең иң күп сөт җитештерүчеләре исемлегенә кергән
Татарстанның дүрт компаниясе Россиянең иң күп сөт җитештерүчеләре арасына керде.
-
Яңалыклар
Владимир Путин Россиядә Хоккей көнен билгеләп үтү турындагы указга кул куйды
Россия Президенты Владимир Путин илебездә Хоккей көнен билгеләп үтү турындагы указны имзалады. Аны ел саен 22 декабрьдә билгеләп үтәчәкләр.
-
Яңалыклар
Татарстанда 30 градуслы эсселәрнең кайчанга кадәр дәвам итәчәген әйттеләр
Татарстанда атна ахырына кадәр эссе һава торышы сакланачак.
-
Яңалыклар
Владимир Путин укытучыларга өстәмә ярдәм чараларын гамәлгә керү турындагы указга кул куйды
Россия Президенты Владимир Путин укытучы һөнәренең аерым статусын билгели торган указга кул куйды. Аның кысасында өстәмә ярдәм чаралары гамәлгә керәчәк.
-
Җәмгыять
«Питрауны шулкадәр сагынып көтеп алабыз»
Урыны тартып тора! Мамадыш районының Җөри авылындагы Тарлау аланы турында әнә шулай ди халык. Быел әлеге алан үзенә Татарстан һәм Башкортстан, Удмуртия, Самара, Чиләбе өлкәләреннән 50 меңгә якын кунак җыйды. Тарлау аланындагы җыр тавышы бөтен авыл өстенә таралды. Бәйрәм быел 26 нчы тапкыр үткәрелә, ә «ВТ» журналисты аны 20 нче тапкыр тамаша кылды.
-
Җәмгыять
Җәза түгел, җаваплылык мөһим
2026 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча административ комиссияләр 136 мең материалны тикшергән. Каралган эшләрнең төп өлеше гадәттәгечә төзекләндерү һәм муниципаль парковкалардан файдалану кагыйдәләрен бозу, транспорт чараларын яшел зоналарда калдыру һәм законсыз сәүдәгә бәйле.
-
Яңалыклар
18 спорт хезмәткәре Электрон мактау тактасына кертеләчәк
Татарстан Республикасы спорт министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертү өчен кандидатлар исемлеген төзү мәсьәләсе каралды.
-
Яңалыклар
Татарстан алты ай эчендә Кытайга 30 миллион долларлык продукция озаткан
Татарстан 2026 елның беренче алты аенда Кытайга 29,6 миллион долларлык агросәнәгать продукциясе озаткан. Узган ел дәвамында Кытай Халык Республикасына озатылган продукция күләме 38,9 миллион доллар тәшкил иткән. Бу хакта РБК Татарстанга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Җәмгыять
Рөстәм Миңнеханов: «Сабан туе – бердәмлекне күрсәтә торган бәйрәмнәрнең берсе»
Ат чабышлары, көрәш, милли уеннар, җырлар-биюләр, 70 меңгә якын кунак. Омск шәһәрендә узган XXVI федераль Сабан туе быел тарихка масштаблы чара буларак кереп калачак.
-
Яңалыклар
Владимир Путин Кытай гражданнарына Россиягә визасыз керүне 2027 ел ахырына кадәр озайтты
Россия Президенты Владимир Путин Кытай гражданнарына илгә визасыз керүнең гамәлдә булу вакытын 2027 елның 31 декабренә кадәр озайтты. Бу турыдагы карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
-
Яңалыклар
Казанда ягулык белән бәйле вәзгыять җәмәгать транспорты эшенә йогынты ясамаган
Казанда ягулык белән бәйле вәзгыять җәмәгать транспорты эшенә йогынты ясамаган. Шәһәр хакимияте «ТАИФ» компанияләр төркеме белән берлектә логистиканы үзгәртеп корган һәм автобуслар, шәһәр хезмәтләре техникасы өчен ягулык салуны оештырган.
-
Яңалыклар
Мәчкәрә авылындагы сәүдәгәр Үтәмешевлар йорты мәдәни мирас объекты дип танылды
Татарстанның Кукмара районы Мәчкәрә авылында урнашкан сәүдәгәр Үтәмешев йорты дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы йомгаклары буенча төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты дип танылды һәм Россия Федерациясе халыкларының Мәдәни мирас объектлары бердәм дәүләт реестрына кертүгә тәкъдим ителде.
-
Җәмгыять
Иманлы мәйдан: Балтачта Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе узды
Балтач районының Бөрбаш авылында XIX Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмгә Татарстан, Ульяновск, Оренбург, Киров, Самара өлкәләреннән, Башкортстан, Мари Эл, Чувашия Республикаларыннан катнашучылар җыелды. Аларны Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде.