Газетага язылу

Дәүләт Думасына сайлауның беренче нәтиҗәләре 21:00 сәгатьтән соң билгеле булачак

РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауның беренче нәтиҗәләре бүген, 20 сентябрьдә, Мәскәү вакыты белән 21:00 сәгатьтән соң билгеле булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгына Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булаев хәбәр итте.

«Думага сайлауның беренче нәтиҗәләре барлык сайлау участокларында тавыш бирү төгәлләнгәннән соң билгеле булачак. Калининград өлкәсендә участоклар Мәскәү вакыты белән 21:00 сәгатьтә ябылачак», – диде Булаев.

Исегезгә төшерәбез, 18-20 сентябрьдә республикада Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау, Биектау бермандатлы сайлау округында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау һәм республиканың 40 районында җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау уза.

Татарстанда Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда 2 млн 923 мең кеше тавыш бирәчәк, шуларның 43 меңе әлеге сәяси чарада беренче тапкыр катнаша.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре