Газетага язылу

Дәүләт Советында КПРФ әгъзалары сәламәтлек саклаудагы төп мәсьәләләр турында фикер алыштылар

Бүген Дәүләт Советында «Сәламәтлек саклау мәсьәләләре турында» түгәрәк өстәл утырышы узды, аны уздыру инициативасы белән КПРФ фракциясе чыккан иде.

Киңәйтелгән утырышта фракция җитәкчесе Хафиз Мигралимов, Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов, ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев, Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы җитәкчесе Владислав Виниченко, шулай ук профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, республиканың медицина учреждениеләре җитәкчеләре һәм иҗтимагый оешмалардан  вәкилләр катнашты. 

Утырышны ачып, Хафиз Миргалимов билгеләп үткәнчә, түгәрәк өстәл сәламәтлек саклау өлкәсендәге системалы проблемаларны тикшерүгә багышланган. «Медицина мәсьәләләре – уртак тема, – диде Хафиз Мигалимов. – Бу нисбәттән безнең фракция адресына бик күп хатлар килә. Татарстанда сәламәтлек саклау буенча күп эшләнә, әмма пациентларга хезмәт күрсәтү сыйфаты аерым игътибар таләп итә. Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләреннән еш мөрәҗәгать итәләр. Мин, учреждение җитәкчеләренә алдан хәбәр итмичә генә, кайбер хастаханәләрдә булдым, анда ветераннар, хезмәткәрләр белән сөйләштем, социаль мәсьәләләр, хезмәт хакы белән кызыксындым. Бу Дәүләт Советы депутатларына кагыла торган мәсьәләләр».

Утырышта төп доклад белән Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев чыгыш ясады. Республика Россия субъектлары арасында халык саны буенча 8 нче урында тора, анда шәһәр халкы 76,7% тәшкил итә. Халыкның картаюы теркәлә – 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өлеше 2005 елда 16,9% тирәсе булса, 2024 елда – 23,8%. «Үлем-китем тарихи минимум чикләрендә, – дип ассызыклады министр. – 2025 елның хисап чорына пандемиягә кадәрге күрсәткечләргә кире кайта алдык. 2019-2024 елларда «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре безгә төп сәбәпләрдән – кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүне – 15,8% ка, шешләрдән үлүне – 4,3% ка, сабыйлар үлемен 61,2% ка киметергә мөмкинлек бирде».

Альмир Абашев әйтүенә караганда, Татарстанның сәламәтлек саклау системасы инфраструктурасында 124 медицина оешмасы бар. Медицина хезмәткәрләре штаты 13788 табиб, 36306 урта медицина персоналы вәкилләрен тәшкил итә. «Бүген һәр 10 мең кешегә бездә 34 табиб туры килә. 2025 елда тармакта эшләү өчен 1201 табиб һәм 1389 урта медицина хезмәткәре җәлеп ителде», – дип белдерде Альмир Абашев.

 2025 елдан, сәламәтлек саклау министры билгеләп үткәнчә, республика яңа илкүләм проектларны – «Дәвамлы һәм актив тормыш», «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Сәламәтлек технологияләре», «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» – гамәлгә ашыра башлады. 2025-2030 елларда илкүләм проектлар чараларының гомуми бәясе 8,6 млрд сумнан артыграк тәшкил итәчәк, шул ук вакытта төбәктән финанслау 22% тәшкил итәчәк. Быел илкүләм проектлар кысаларында 10 млрд сумлык 288 сәламәтлек саклау объекты төзелгән һәм ремонтланган.

2025 елның 10 аенда 790,5 мең госпитализация үтәлгән, 711,5 мең ашыгыч медицина ярдәме чакырылган. «Бу елның 10 аенда татарстанлылар республика поликлиникаларында 16,7 млн тапкыр булганнар. Уртача һәр кеше медицина учреждениесенә төрле сәбәпләр буенча 4 тапкыр мөрәҗәгать иткән», – дип белдерде министр. 

Альмир Абашев әйтүенчә, үлүчеләр санын киметүдә профилактик чаралар төп инструмент булып тора. Агымдагы елда республика халкының яртысы диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүе узган. Беренчел рәвештә диспансер күзәтүе астына алынган 80 меңгә якын авыру ачыкланган, 1 497 пациентта яман шешләр ачыкланган.

Дәүләт Советы депутаты, КПРФ фракциясе координаторы Фадбир Сафин сәламәтлек саклау системасының татарстанлылар парламентарийларга еш мөрәҗәгать итә торган төп проблемаларын санап үтте. «Иң мөһиме – беренчел звеноның хезмәт күрсәтү мөмкинлеге һәм сыйфаты. Бу безнең бөтен сәламәтлек саклау системасының нигезе. Бу поликлиникалар да, ФАПлар да. Чиратлар төрле сәбәпләр аркасында барлыкка килә. Һәм бу поликлиникаларга алдан язылып кую мөмкинлеге  алга киткәнчорда, – дип билгеләп үтте Фадбир Сафин. – Икенче проблема –дәүләт хастаханәләрендә коммерцияләштерү. «Койканың планлы әйләнеше» дигән шундый шартлы күрсәткеч бар – син дәваланып беттеңме-юкмы, әмма сине инде чыгаралар».

Утырышта катнашучылар шулай ук Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы эшчәнлеге турында чыгыш тыңладылар. Бу мәсьәлә буенча доклад белән ведомство җитәкчесе Владислав Виниченко чыгыш ясады. 27 ноябрьдә Дәүләт Советының уналтынчы утырышында Владислав Виниченко учреждение эше турында җентекләп сөйләгән иде.

Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов түгәрәк өстәлдә катнашучыларга сәламәтлек саклау проблемалары буенча фикер алышуда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. «Залда Татарстан медицинасының бөтен ареопагы, баш табиблар һәм җитәкчеләр. Димәк, иң мөһим максатларның берсе – фикер алышуларның вәкиллекле булуына ирешелгән, – дип басым ясады Алексей Созинов. – Мондый очрашулар белән без бергәләп проблемаларны хәл итәбез, моннан тыш сәламәтлек саклау мәсьәләләре Социаль сәясәт комитеты вәкаләтләренә керә. Безнең барыбызга да, син сәламәтлек саклау тармагы вәкилеме, юкмы, төп максатны – яшәү рәвешен үзгәртүгә, халкыбызның сәламәтлеген саклауны хәл итүгә кушылырга кирәк. Нәкъ менә яшәү рәвеше кешенең никадәр озак яшәвенә иң зур өлеш кертә».

Утырыш кысаларында сәламәтлек саклау тармагы вәкилләре киңәшмәдә катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр. Йомгак ясап, Хафиз Миргалимов түгәрәк өстәл йомгаклары буенча тиешле тәкъдимнәр кабул ителәчәк дип белдерде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре