Татарстан Дәүләт Советында республикада парламентаризм тарихы һәм киләчәге турында сөйләштеләр. Биредә «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Югары советының киңәйтелгән утырышы узды.
Билгеле булганча, быел Татарстан Дәүләт Советының 30 еллыгы билгеләп үтелә. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, безнең республика илдәге социаль-сәяси тормышта һәрвакыт мөһим роль уйнады. Бигрәк тә аның демократик хокукый федератив дәүләтчелекнең яшәеш кагыйдәләрен һәм механизмнарын эшләүгә бәйле өлешендә. «Без парламентаризмның аякка басу һәм үсеш үзенчәлекләрен, үткән юлыбызны тасвирлаган тарихи вакыйгаларны хәтерлибез һәм, әлбәттә, закон чыгару традицияләренә, республикада халык хакимияте институтларының формалашу тарихына, барлык чакырылыш депутатларына, парламент эшчәнлеге ветераннарына хөрмәт күрсәтәбез», – диде ул.
Дәүләт Советы Рәисе 1938 елдан 1995 елга кадәр 12 чакырылыш дәвамында эшләгән ТАССР Верховный Советының тарихи роле турында сөйләде, 1990 нчы елларда булган һәм үзгәрешләр алып килгән вакыйгаларга аерым тукталды. «Еш кына сәяси диалог һәм компромисс сәнгатен үзләштерергә, хокукый һәм икътисадый, социаль-мәдәни һәм этно-милли проблемаларның нечкәлекләренә төшенергә туры килде», – дип ассызыклады парламент җитәкчесе. Ә Верховный Совет диварларында яңгыраган фикерләрнең төрлелеге турында әйткән дә юк! Беренче тапкыр барлыкка килгән депутат төркемнәре һәм фракцияләре кайчак капма-каршы сәяси позицияләрдә була.
Фәрит Мөхәммәтшин республиканың иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисадый үсешендә Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның роленә аерым игътибар итте. Утырышта катнашучыларга Минтимер Шәймиевнең мөрәҗәгатен дә җиткерделәр. «1990 нчы елларда безгә тарихи миссияне үтәргә, Татарстан өчен мөһим булган законнарны булдырырга, кабул итәргә кирәк иде. Нәкъ менә шул вакытта парламентта төп мәсьәләләр буенча төрле генә түгел, ә кайчак капма-каршы позициядә булган депутат төркемнәре һәм фракцияләре барлыкка килде. Дәүләт Советы узган гасыр ахырында безнең тарафтан салынган парламентаризм традицияләрен бүген дә лаеклы дәвам итә», – дигән Беренче Президент.
«Без, төрле фикерләр һәм позицияләр булуга карамастан, республиканың социаль-икътисадый үсешенең күп кенә мәсьәләләрен закон нигезендә хәл итә алдык. Без бергәләп позицияләрне якынайту юлларын эзләдек, шул ук вакытта сүз ниндидер территориаль бүленеш турында түгел, ә вәкаләтләрнең чикләрен билгеләү турында баруын аңлаттык. Өстәвенә Татарстан парламенты икътисадый базаны дәүләт кулында саклап калу өчен законнар базасын булдыруга иреште, нәтиҗәдә без бүген илдә әйдәп бара торган позициядә торабыз». Монысы – җиде чакырылыш дәвамында Дәүләт Советы депутаты, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев фикере.
Утырышта делегатлар «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәтеннән республика муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү өчен кандидатураларны да килештерделәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез