Язгы сессиянең беренче утырышы көн тәртибенә 24 мәсьәлә кертелде, шул исәптән 11 республика һәм биш федераль закон проекты каралды. Иң элек парламентарийлар Азат Җиһаншинның депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсен карады. Билгеле булганча, ул 12 гыйнварда Татарстан Рәисе Указы белән экология һәм табигать ресурслары министры итеп билгеләнде. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Азат Җиһаншинга нәтиҗәле депутатлык эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде. «Мондый зур ышанычка лаек булу – минем өчен зур дәрәҗә һәм зур җаваплылык. Бүгенгә кадәр бергә хезмәт иттек, киләчәктә дә республикабызга, халкыбызга намуслы, фидакарь хезмәт күрсәтергә насыйп булсын», – диде яңа министр.
Утырышта Татарстан буенча эчке эшләр министры Дамир Садретдинов полициянең узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясады. Республикада былтыр җинаятьчелек очраклары 16 процентка диярлек кимегән. «2025 елда республикада барлыгы 47 373 җинаять очрагы теркәлгән. 2024 ел белән чагыштырганда, аларның саны 15,7 процентка кимрәк», – диде ул. Аерым алганда, узган ел республикада авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр – 6,6 процентка, шәхескә каршы кылынганнары – 13,3 процентка, милеккә каршы кылынганнары 8,2 процентка азрак теркәлгән.
Министр киберҗинаятьләргә аерым тукталды. Былтыр республикада 25 меңнән артык IT җинаять очрагы теркәлгән. Аларның 61,3 проценты, ягъни 15 меңнән артыгы – дистанцион җинаятьләр. Узган ел мошенниклыкка бәйле – 12,4 мең, банк картасыннан акча урлауга кагылышлы 3 меңгә якын очрак теркәлгән. Мошенниклар республика халкының 6 миллиард сумга якын акчасын урлаган. «Илкүләм мессенджерлар аша алдыйлармы?» – дип тә кызыксынды депутатлар министрдан. «Мошенниклар бөтен мессенджерлардан да файдалана», – диде Дамир Садретдинов.
Юллардагы аварияләр саны да борчу уята. 2025 елда Татарстан юлларында балигъ булмаганнар катнашында 465 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 15 баланың гомере өзелгән. «Аларның 13 е – пассажирлар. 9 очракта бала үзе утырган машина йөртүченең гаебе аркасында һәлак булган», – диде министр. Тәртип сакларга кадрлар да җитми. Дамир Садретдинов сүзләренә караганда, Татарстанда эчке эшләр органнарында кадрлар кытлыгы 28 проценттан артып киткән. Министр моны хезмәткәрләрнең акчалырак эшкә күчүе белән аңлатты. «Зәй, Яшел Үзән, Алабуга кебек районнарда – хезмәткәрләрнең 40 проценттан да күбрәге, Менделеевскида – 49 проценты, Югары Осланда яртысы җитми», – диде Дамир Садретдинов.
Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская әйтүенчә, Татарстанда бушлай җир бирү исемлегенә 72 271 күпбалалы гаилә кергән. Узган елның декабрь ахырына 55 439 гаилә җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән. Ул бу мәсьәләдә тиешенчә эшләп бетермәгән районнарны да атады. «Әйтик, Кукмарада җир кишәрлекләрен бүлгәндә чиратны бозганнар. Түбән Камада, Әлмәттә һәм Яшел Үзәндә гаризалар буенча карар кабул итүнең алдан билгеләнгән вакытына сыешмаганнар», – дип сөйләде Сәрия Сабурская.
Татарстан картасыннан бер авылны сызып ташладылар. Депутатлар беткән авылның язмышын хәл итте. «Нурлат районының Яңа Тумба авыл җирлегенә керә торган Покровский бистәсендә даими яшәүче халык, юл-транспорт инфраструктурасы, инженерлык коммуникацияләре, социаль, мәдәни, көнкүреш билгеләнешендәге объектлар, сәүдә, торак йортлар, төзелешләр, корылмалар, күчемсез мөлкәт объектлары юк», – диде район башлыгы Дамир Ишкинеев. Өметсез, беткән, димәк, кирәкми.
Утырыш барышында КПРФ фракциясе депутаты Хафиз Миргалимов республикада буш яткан авыл хуҗалыгы җирләренең күп булуына борчылу белдерде. «Татарстан буенча шактый йөрергә туры килә. Буш яткан җирләр бик күп. Ни утыртмыйлар, ни сукаламыйлар. Шайтан таягы баскан», – диде ул. Аның сүзләрен Фәрит Мөхәммәтшин да куәтләде. «Хуҗасыз җирләр булырга тиеш түгел», – диде парламент җитәкчесе һәм бу мәсьәләне игътибарга алырга кушты.
Утырыш ахырында республикада яшәүчеләрнең түләүле юлларга бәйле ризасызлыгын да җиткерделәр. «Халык дистә еллар буе көткән «алтын» күпер «алтын квитанция»гә әверелде, – дип сөйләде Түбән Кама һәм Чаллыны урап узу юлы турында депутат Альберт Яһудин. – Түбән Камадан аэропортка кадәр бару 278 сум тора. Әмма түбәнкамалыларга ул аэропортка түгел, ә эшкә бару, М7 гә чыгу өчен кирәк. Юлның бер өлешеннән генә файдалансалар да, алардан түләүне тулысынча алалар». Депутат әйтүенчә, түләү алуны бетерүне сорап язган мөрәҗәгатькә ун меңләп кеше кул куйган инде. Бу хакта җентекләп сөйләшү, тиешле карарлар кабул итү киләсе утырышларга калды.
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары махсус хәрби операциядә катнашучыларны транспорт салымыннан азат итү турындагы закон проекты өчен беренче һәм соңгы укылышта тавыш бирде.
Бу республика законнарын федераль законнар белән тәңгәлләштерү өчен эшләнде. Закон нигезендә, СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, 2022 елдан хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Советлар Союзы Геройлары һәм Россия Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Россия Федерациясе Хезмәт Геройлары, шулай ук 2026 елның салым чорыннан башлап өч дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән затлар транспорт салымы түләүдән азат ителә. Салым ташламасы салым түләүче сайлаган бер транспорт чарасына биреләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез