Давылның аянычлы нәтиҗәләре: 2 кеше һәлак булган, 35е зыян күргән

Кичә Мәскәүдә бик көчле давыл һәм яңгыр булды.

Кичә башкалада бик көчле давыл вакытында ике кешенең гомере өзелгән. 35 кеше төрлечә җәрәхәтләнгән-имгәнгән. Бу хакта “ТАСС” ашыгыч хезмәтләр вәкиле мәгълүматларына таянып яза.

Зыян күрүчеләр арасында – алты бала.

Исегезгә төшерәбез: алдагы көнне Мәскәүдә “Эдгар” дигән бик көчле давыл купкан. Чиләкләп яуган яңгыр санаулы мизгелләр эчендә урамнарны су астында калдырган, көчле җилдән агачлар ауган. Җилнең тизлеге секундына 22 метрга җиткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре