Газетага язылу

Диңгездән коры җиргә күчү

Фарсы култыгы тирәсендә барган хәлләр Россия икътисадына да тискәре тәэсир ясый. Төбәкнең мөһим сәүдә юлы булуы күп кенә импорт товарларның дефицитына һәм кыйммәтләнүенә китерә. «Известия» газетасы Россиянең көнкүреш техникасы импортының паралич хәленә килүен яза. Көнбатыш товарлары Дубайдагы хаб аша алына иде. Европада җитештерелгән көнкүреш техникасының 60–70 проценты параллель импорт аша шуннан китерелгән. Бу юлның бикләнүе башка төбәкләрдән ташыла торган товарларның транспорт чыгымнарын 200 процентка кадәр үстерә. Без нефть бәясе артуга сөенәбез, билгеле. Әмма ягулык бәясе күтәрелү рәвешендә ул безнең кесәләргә каты ук китереп суга. Белгечләр, импорт товарлар бәясе 20 процентка күтәрелер, диләр.

 

Тышкы диңгез сәүдәсендә Россия өчен тагын бер күңелсез һәм курыкыныч факт мәйданга чыкты. Көнбатыш державалары, Мәскәүне көчсезләндерергә теләп, Россия танкерларына һәм газ ташый торган корабларга торган саен ешрак һөҗүм итә. Федераль газеталарның берсе бу хакта «Государственное морское пиратство становится еще опаснее для России» дигән баш астында язма бирә һәм халыкара диңгез су юлларының гадәттән тыш куркынычка әверелүен әйтә. Аптырагач, Мәскәү нефть танкерларын озатып барырга хәрби фрегат җибәреп карады. Алай куркынычсыз, ләкин һәрбер танкерга бер хәрби корабны каян аласың? Газетада язалар: «Бугазларда танкерларга һөҗүм итү куркынычы, ә Россия судноларына бөтен дөнья буенча диярлек һөҗүмнәр арту Россия түрәләрен милли транспорт стратегиясен яңадан карап язарга этәрде. Анда, мөгаен, Азия илләре белән коры җир коридорларына, шулай ук елгалар буенча эчке йөк ташу челтәрен торгызуга басым ясалыр». Ничарадан бичара дип атала торган ысул бу. Товарларны ишәккә төяп тә ташып була, билгеле. Әмма кыйммәткә төшәчәк. Әнә Кузбасста ташкүмер шахталары ябыла. Ни өчен? Логистика чыгымнары күтәрерлек түгел. Элек күмерне Көнбатышка ташыганда, барысы да көйләнгән һәм арзанга чыга иде. Яңа маршрут яңа чыгымнар, инвестицияләр таләп итә.

 

Ләкин безнең закон чыгаручылар аптырамый. Сенатор Владимир Пушкарев халыкны экзотика артыннан кумаска, авокадо, киноа һәм годжи җиләкләре урынына үзебездә үскәнне ашарга өнди. Чынлап та, без бәрәңге ашап үстек, үлмәдек әле.

                                     

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре