Стагфляция дип җитештерүнең кимүе яисә үсеш туктау шартларында бәяләрнең үсешенә әйтәләр. «Беренче кварталда ЭТП кимеде, инфляция сизелерлек дәрәҗәдә югары булды», – ди ЦМАКП аналитиклары. Алар икенче кварталда берникадәр үсеш булырга ихтимал, әмма стагфляция чигендәге вазгыять үзгәрмәс, дип саныйлар.
Россия Финанс министрлыгы исә бюджет чыгымнарын кисәргә тәкъдим итә. Секвестр алдагы өч елга тәгаенләнә. Быел 3 триллионга якын сумма, 2027 дә – 5,4 триллион сум, 2028 елда 7,1 миллион сумлык чыгымнар кыскартылырга тиеш дип уйлыйлар. Оборона бюджетыннан тыш барлык статьялар да киметелер дип вәгъдә ителә.
Секвестрдан башка мөмкин түгел, чөнки бюджетның керем өлеше җитәрлек үсми. Өстәмә кыйммәт салымы (НДС) арттырылгач, беренче дүрт айда өстәмә 5,8 триллион сум салым җыелыр дип көткәннәр иде, 5,3 триллион гына керде.
Салым федераль салым хезмәте тырыша. Эшчеләрне үзмәшгуль дип теркәп эшләтә торган бизнеска соңгы вакытта көчле санкцияләр кулланыла. 13 процентлык физик затлар кеременә салым (НДФЛ), 30 процентлык иминиятләштерү взносларын, салым базасын киметкән өчен 20–40 процентлык штрафлар, түләүне кичектергән һәр көнгә пеня өстәү вәгъдә итәләр. Мондый кагыйдәләрнең кулланылу очраклары бар икән инде. Бу кадәр йөк күтәрткәч, бизнес аягында басып кала аламы-юкмы, әлегә мәгълүм түгел. Егылучылар күп булыр дип фаразлый алабыз.
Банкротлык процедурасы аша үтеп, бурычлардан котылырга омтылучылар да соңгы вакытта каршылыкка очрый. Судлар түләнмәгән бурычларны кичерүдән ешрак баш тарта. Быелның өч аенда 2,2 мең кешенең үтенече кире кагылган.
Төзелеш компанияләренең хәле авыр. Яңа төзелгән торакның 49–67 проценты сатылмаган төбәкләр бар.
Хөкүмәттән 50 миллиард долларлык ярдәм сорап ала алмаган «Самолет» компаниясенең кыйммәтле кәгазьләре бер ай эчендә 30 процентка очсызланган. Өч ел эчендә компания 90 процент кыйммәтен югалткан.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез