Спорт комплексы җитәкчелеге оештырган экскурсия узганнан соң, Чернышенко урам спорты хәрәкәте вәкилләре белән очрашуда катнашты.
«Казан – иң югары дәрәҗәдәге ярышларны кабул иткән Россиянең спорт башкаласы», – диде Чернышенко, 2013 елгы Универсиада, Футбол буенча дөнья чемпионаты, Су спорты төрләре чемпионаты, шулай ук Киләчәк уеннары оештырылуын билгеләп үтеп.
Вице-премьер Киләчәк уеннарының «кешелек тарихында яңа, элек булмаган хәрәкәт – фиджитал буенча беренче ярышлар» икәнен искәртте.
Ул шулай ук фиджитал хәрәкәтенең 2023 елда РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән барлыкка килүенә игътибар итте.
«Президентыбызның җиңел кулы белән инде 120дән артык ил World Phygital Community составына керде», – дип үзенчәлекле чагыштыру китерде Чернышенко.
Вице-премьер бу хәрәкәтнең масштабларын билгеләп үткәнчә, Россиядә урам спорты төрләре белән 10 миллион кеше шөгыльлә, 40 меңнән артык ярыш үткәрелә, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез