Ведомство белгечләре, мошенниклыкның соңгы очракларын анализлап, «домофон алыштыру»га бәйле алдауга күпләрнең бик тиз генә «кабуы» турында нәтиҗә ясаган. Әлеге көнкүреш темасы һәркемгә мәгълүм һәм бернинди дә шик тудырмый чөнки.
Аферистлар җиһазны яңарту турында телефон аша шалтыратып яки язып хәбәр итә. Аннан соң инде «ачкычны телефонга «бәйләү», «яңа системага мәгълүматлар кертү» яки заявканы раслау өчен, дигән булып, смс аша килгән кодны әйтүне сорый. Кеше ышана, чөнки биредә сүз гадәти коммуналь мәсьәлә турында бара. Әмма чынында код мошенникларга кешенең Дәүләт хезмәтләре порталындагы яки банклардагы шәхси кабинетына үтеп керүгә юл ача.
Эчке эшләр министрлыгында, идарәче компания яки торак милекчеләре ширкәте рәисе номерын телефонда саклап, җиһаз алыштыру, шлагбаум урнаштыру кебек теләсә кайсы мәгълүматны шулар аша ачыкларга, смс аша килгән кодларны беркемгә дә әйтмәскә киңәш итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез