Газетага язылу

Бәйрәмгә – җимеш кәрзине

Бәйрәмгә – җимеш кәрзине
ru.pinterest.com

Гүзәл Шакирова рецепты

 

Кирәк: 200 г он, 100 г атланмай, 100 г каймак, 100 г шикәр комы, 1 чеметем тоз, 200 г җиләк-җимеш, 2 аш кашыгы су.

 

Онга атланмай (йомшартып), каймак, 50 г шикәр комы һәм тоз салып, камыр басабыз. 10 минут чамасы салкында тотабыз. Шуннан соң, кәрзин ясау өчен, камырны җәеп, кекс формаларына (кырыйларын, төбен ясап) урнаштырабыз. 180 градуска җылытылган газ мичендә, кырыйлары алтынсу төскә кергәнче, 15–18 минутлап пешерәбез. Суынгач, кәрзиннәрне формалардан әкрен гына чыгарабыз. Җимешне (әйтик, киви, груша, банан) ваклап турыйбыз да кәрзиннәргә тутырабыз. Тирән эчле табага су һәм 50 г шикәр комы салып, шикәрне эретәбез. Ширбәт алтынсу төскә кергәч, уттан алабыз. Куе ширбәтне кашык белән алып, кәрзиннәрдәге җимеш өстенә агызабыз.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре